Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Җәмгыять
8 Октября 2020, 14:38

Бәйрәкә-Түбәдә - “Коймак бәйрәме”

8 октябрьдә Илчембәт авыл советы авыл биләмәсенең Бәйрәкә-Түбә авылында күркәм чара – “Коймак бәйрәме” үтте

Авыл халкының эше тавык та чүпләп бетерерлек түгел, көз айлары аеруча мәшәкатьле. Уңыш җыеп алырга, ындыр-бакчаларны тәртипкә китерергә кирәк. Шуңа карамастан, “Аек авыл” программасына кергән Бәйрәкә-Түбә халкы бик матур итеп көзге муллык бәйрәмен билгеләп үтте - хуҗабикәләрнең уңганлыгын-булганлыгын күрсәтүче “Коймак бәйрәме” үтте. Илчембәт мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфия Хаматшина, Фәния Шарапова халыкны телеңне йотарлык коймак, тәбикмәк, җиләк-җимеш, кайнар чәй белән сыйлады. Авыл биләмәсе башлыгы Рим Гыйниятуллин авыл халкын, кунакларны күркәм чара белән котлады. Концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде. Бу чарадан редакция хезмәткәрләре дә читтә калмады, җырлап-биеп район гәзитенә яздырды.
Читайте нас