“Транснефть”тәге кимендә йөз меңлек коллективның төп бурычы – магистраль торбаүткәргечләр системасы буенча нефть һәм нефть продуктларын авариясез һәм тоткарлыксыз кудыру. Чыгаручы компанияләрдән нефть кабул итү, аны нефть эшкәртү заводларына тапшыру һәм экспортка озату, эшкәртүчеләрдән нефть продуктлары кабул итү - шушы һәм башка операцияләрдә төгәл исәпсез берничек булмый. Аны заманча җиһазлар тәэмин итә, тикшерү һәм барлауны исә белгеч-метрологлар башкара. Аларның эшчәнлек нәтиҗәләре ел саен бәяләнә, һәм шушы көннәрдә “Транснефть”тә метрологларның 2019 елгы эшенә йомгак ясалды.
Кабул итү-озату үзәкләре торышына контроль сыйфаты, нефть сыйфаты күрсәткечләрен һәм күләмен үлчәү системаларының һәм үлчәү җиһазларының тотрыклы эшен тәэмин итү, автомат мәгълүмат системалары кулланып, үлчәү чараларын тикшерү һәм барлау буенча эш нәтиҗәлелеге - “төгәллек белгече” эше сыйфатын бәяләгәндә шушы һәм башка дәлилләр игътибарга алынды. Нәтиҗәдә “Транснефть – Урал” белгечләре алдынгы дип танылды – бу хакта онлайн форматта узган киңәшмә вакытында игълан ителде. Предприятие метрологлары “Транснефть” акционерлар җәмгыяте дипломнарына ия булды.
Бүген предприятиедә 56 мең берәмлек үлчәү чарасы кулланыла, шуның 26 меңе үз көчләре белән тикшерелә һәм барлана. “Транснефть – Урал” компаниясенең метрология хезмәте исәбендә югары квалификацияле 51 белгеч хезмәт сала.
Әйтергә кирәк, метрологлар янчыгындагы беренче генә уңыш түгел бу: мәсәлән, 2018 елда эш йомгаклары буенча “Транснефть – Урал” акционерлар җәмгыяте метрология (шулай ук товар-транспорт һәм диспетчер) бүлекчәләре эше нәтиҗәлелеге күрсәткече буенча “Транснефть” системасы оешмалары арасында алдынгы дип танылды.