Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Сентября 2020, 11:23

Яшенле ишекләр

«Туймазы шәһәр электр челтәрләре» җәмгыяте энергияне янга калдыру системасын камилләштерә

Безнең һәркайсыбыз балачактан ишегендә эчендә кара яшен угы сурәтләнгән сары өчпочмаклы биналарга якын килергә ярамаганлыгын белә. Ул электр тогы сугу хәвефе турында кисәтә. “Туймазы хәбәрләре” журналисты белән фотохәбәрчесенә исә шушы көннәрдә бу ишек артына күз салу мөмкинлеге тиде.
Без анда энергетиклар рөхсәте белән эләктек билгеле, алар безне алдан хәвефсезлек кагыйдәләре белән таныштырды. Әмма алдан тулы "хәрби әзерлектә" – җылыга чыдам комбинезонда, махсус аяк киеме, перчаткалар һәм каскаларда диспетчер хезмәтенең махсус-күчмә бригадасы дежур электр монтёрлары Илнур Рәхимов (фотода) белән Айрат Гыйниятуллин керде. Бу шәһәрнең биш бүлү-тәгаенләү үзәгенең берсе – 2нче РП икәнен аңлаттылар.
Стена буйлап уңда һәм сулда сәүдә үзәгендәге саклык камераларына охшаш металл шкафлар тезелгән. «Туймазы шәһәр электр челтәрләре» җәмгыяте баш инженеры Фәрит Ямалиев аларның шәһәрнең ярдәмче трансформатор станцияләренә электр энергиясе тарату өчен тәгаенләнгән югары вольтлы тартмалар булуын аңлатты. Анда автомат идарәле, линияләрне кыска ялганыштан һәм йөкләнештән саклаучы заманча вакуумлы сүндергечләр корылган.
– Августта инвестиция программасы кысаларында шушы бүлү-тәгаенләү үзәгендә 16 “оя”ның 8ен алмаштырдык, октябрьдә “оя”ларның калган өлешен яңарту күздә тотыла, – диде Фәрит Мөсәвир улы. – Үзәкне ремонтлау предприятиенең күпьеллык хезмәтенә үзенә күрә йомгак булды бу, ул шәһәр үзәгендәге челтәрләрне 6 киловольт киеренкелектән 10 киловольтка күчерү мөмкинлеге бирде. Нәтиҗәдә кабель һәм һава линияләренең үткәрү сәләте артты, электр энергиясен югалту, йөкләнеш кимеде һәм шул рәвешле кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы артты. Яңарыш Октябрьнең 70 еллыгы, Комаров, Островский урамнары һәм Ленин проспекты белән чикләнгән объектлар һәм торак йортларга кагылды.
Уйланылганны тормышка ашыру өчен 20 көч трансформаторы яңартылды, “ГПЗ” ярдәмче станциясеннән 2нче бүлү-тәгаенләү үзәгенә кадәр алты метрлап тәшкил иткән ике җыелмалы электр тапшыру линиясе төзелде. Шуңарга ике секцияле үзәк урнаштырылды, алар авария режимында югары вольтлы линияләрне саклау вазифасын үти. Таләп ителгән очракта, зыян килгән өлешнең эшен туктата яки өстәмә энергия чыганагына әверелә ала.
“Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте төрле инвестиция программалары кысаларында даими рәвештә челтәрләрне һәм җиһазларны яңарта, бу эшкә шул исәптән үз акчасын да сала.
Читайте нас