Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Сентября 2020, 12:50

“Сәяхәткә бергәләп йөрү күңелле!”

Балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре юл уңаенда аю баласына, ләкләккә һәм горур аккошларга тап булган

Сәяхәтчелек – чәмле, ялның иң таралган төре. 21нче “Калинка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә сәяхәткә барырга карар итте.
Билгеләнгән көнне балалар бакчага әзерләнеп килде: уңайлы аяк киеме, башлык-лар киеп, аркаларына ризык салынган биштәрләр асып. Физик мәдәният инструкторы белән тәрбиячеләр маршрут билгеләде һәм барысы да күмәкләшеп юлга кузгалды.
Юл балалар бакчасы биләмәсе буенча үтте. Безне зифа каеннар, яшел чыршылар, балан һәм миләшләр каршы алды. Кайдадыр тукран тукылдады, саескан тыркылдады. Куаклар арасында куян һәм аю баласы яшеренгән иде. Ясалма сулык янында ләкләк һәм бакаларны очраттык, горур аккошларны күрдек.
Юлыбызны дәвам итеп, көймәләрдә (кыршауларда) тау елгасы буйлап йөзәргә, тауга менәргә (физкультура колгаларына үрмәләргә), мәгарәне кичәргә (өчпочмаклы спорт җиһазы эченнән узарга), аркан күпер буйлап үтәргә һәм бүрәнә буйлап упкын өстеннән чыгарга кирәк иде. Бүрәнә буйлап йөрү – куркуны җиңәргә, кыюлыкны үстерергә ярдәм итүче, үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплылык тойгысы уятучы катлаулы шөгыль булып чыкты.
Сәяхәт ахырында балаларны яшел алан каршылады. Анда һәркем күңеленә хуш шөгыль тапты – уйнады, җырлады, учак янында җылынды.
Балалар бакчасына балалар арып-талып, әмма тәэссоратларга тиенеп керде. “Тагын сәяхәткә барасызмы?” – дигән сорауга барысы да дәррәү килеп: “Әйе! Иртәгә!” – дип җавап бирде.
Читайте нас