Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Сентября 2020, 12:30

Командир алышка чакыра!

Сержант Шитов алгы сызыкта булмаса да, дошман белән күзгә-күз очрашкан

93 яшьлек Леонид Петрович өчен шахмат – төп мавыгуы. Алар Шитовны гомер буе – сугышта да, тыныч тормышта да озата килә. Шахмат клубында эшләп, яшь чемпионнар тәрбияләгән ул. Ак-кара шакмаклы тактасы әле дә ветеранның өстәлендә ята – әледән-әле фигураларны тезеп, сугыш елларында уйнарга өйрәнгәнен искә ала. Полк командиры Шитовны үзе алышка чакырган хәтта. Әмма бомбардировщик-лар бурыч үтәргә киткән сирәк мизгелләр була бу. Асылда техник-механик сыйфатында хәрби самолётларны очышка әзерләү белән шөгыльләнә ул.
1940 елда гаиләсе Татарстанның Ютазы районыннан Туймазыга күчеп килә.Тирә-якта тузан, ком, туфрак... Исәпсез-хисапсыз эш. Әмма сугыш башлана. Абыйсы фронтка китә, 1944 елның ноябрендә 17 яшьлек Лёнаны да чакырталар. Ул Ырымбур өлкәсе Тоцкий пехота лагерена эләгә. Кичәге малайлар танкка каршы тору коралларын өйрәнә, автомат сүтеп җыя, берничә айдан исә Орск кече авиация белгечләре мәктәбеннән офицерлар килә.
– Алар кемнең бу мәктәптә укырга теләве белән кызыксынды, – дип искә ала фронтовик. – Мин беренчеләрдән булып ризалык бирдем. Лагерьдан китәргә күптән хыялландым, мондагы шартлар коточкыч иде: землянкада йокладык, юка гына юрганнар бирделәр, суыкта тешләр-тешкә тими иде. Ашау ягы да такыр булды. Орскида укып чыгуыма Җиңү яуланды. Алгы сызыкка эләгә алмавыма башта күңелем төшсә дә, тора-бара 1945 елның маенда сугыш әле тулысынча төгәлләнмәвен, киләчәктә алгы сызыгым булачагын аңладым.
Шитовны Көнбатыш Пруссиягә совет авиация бомбага тоту полкы базасына җибәрәләр. Леонид Петрович очучы техниканың төзеклеге өчен җавап бирә. Техник-механик буларак, самолёттагы һәр шөрепне тикшерә, күздә тота. Шун-да ук Көнчыгыш Пруссиядә дошманнар кулыннан дусты, туймазылы Сергей Павлович Пономарёв һәлак була. Аның гаиләсенә хәрбинең ничек һәлак булуы һәм кайда җирләнүе турында озак вакыт хәбәр итмиләр. «Сталин заманында «кайнар нокталар» турында авыз да ачарга ярамый иде, – дип кыска гына аңлатып китә ул. Демобилизациядән соң дөресен сөйләү өчен дустының әнисен, апасын эзли. Алар башка шәһәргә күчкән булып чыга. Таба алмый аларны фронтовик... Пономарёвның сак-ланып калган фотосына карап, туганнарының аның үлеме турында белмәүләренә үкенә ул.
«Урман туган-нары»ның ерткычлыгы турында ул Литвада, аларны Паневежис шәһәренә күчергәч белә. Дошман төркемнәре совет солдатларын аулый, төбәк халкы да аларга карата явыз мөнәсәбәттә була, оккупантлар дип атый. Рус солдатлары талый һәм үтерә, дип алардан куркалар.
– Без бандитларны тоткарлаучы Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләре гарнизонында хезмәт иттек. Өстәмә көч кирәк булганда, тревога буенча – урманнарны чарлап чыгу өчен безне кузгаталар иде. Төбәк халкы бу урыннарны яхшы белә, шуңа күрә качып торып, көтмәгәндә безгә ут ача. Җиңү көненнән соң күпме хәрбиләребез кырылды! – дип сөйли Леонид Петрович.
50нчы еллар башында без яңа реактив самолётларны үзләштердек. Винт моторлы пикировка Пе-2 самолёты урынына без югары тизлектәге Ил-28 хезмәтләндерә башладык. Барлык башкарылган эшләребезне махсус журналга теркәп бардык. Бервакыт күккә чак күтәрелгән самолёт кинәт түбәнгә очты. Очучылар һәлак булды. Җитәкчеләр тикшерә башлады. Моторчыларның берсе эшен башкарган, әмма журналга язмаган булып чыгуы ачыкланды. Аны самолётның төзексезлегендә һәм экипажның һәлакатендә гаепләделәр. Җәза – 10 ел төрмә.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Жуков медале белән бүләкләнгән фронтовик өенә 1952 елда гына кайта. Серафимовка нефть промыселына дизельче булып урнаша, аннан соң «ТЗГОиА» җәмгыятендә чирек гасыр хезмәт сала, соңыннан тренерлык эше белән мавыгып китә. Аның гомуми хезмәт стажы – 50 елдан артык!
Леонид Петрович тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен үзе хәл итә, җәмәгать хезмәткәрләре ярдәменнән баш тарта. “Сугыш холкымны чыныктырды, тормыш та ирәергә ирек бирмәде,” – ди ул. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә күнеккән, 93 яшь аның өчен – һич тә гомер көзе түгел.
Читайте нас