Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Сентября 2020, 11:55

Бригадир Идрисовның иксез-чиксез сварка җөйләре

Тәҗрибәле белгеч 29 ел «Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы» җәмгыятендә хезмәт сала

Илшат Идрисов заводтагы үзенең беренче эш көнен кичә генә булган кебек хәтерли. 1991 елга яшь кеше Әфганстанда ике ел хезмәт итәргә һәм биш ел Сәмаркандта зур машина эшләү заводында сваркачы булып эшләргә өлгерә. Шуңа күрә яңа урында югалып калмый ул һәм беренче көннән үк үзен җитди һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтә.
29 елда Илшат Әнвәр улы югары класслы белгечкә һәм хөрмәтле бригадирга әверелә, дистәләгән егетне шушы һөнәргә өйрәтә һәм тип-тигез итеп берничә километрга сузылган җөй сала.
Идрисовның хезмәт сменасы шактый киеренке. Планга ярашлы эшеннән тыш, һәр иртә бригада әгъзаларына эш йөкли, кирәкле өлешләр булу-булмауны күздә тота һәм аларны алдан хәстәрли. Илшат Әнвәр улының мөһим бурычларының берсе – остазлык эшчәнлеге. Ул практикантларны сварка эше нечкәлекләренә өйрәтә.
– Ел саен миңа ике-өч өйрәнчек беркетәләр, – ди бригадир. – Башта җиһазга кыяр-кыймас кына тотынган егетләрнең уңышлы гына җөй салырга өйрәнүен кызыксынып күзәтәм. Башта, металл калдыкларын тоташтырып, кул күнектерә алар, аннары ябыштыру-тоташтыру һәм вак-төяк эшләрне ышанып тапшырабыз. Таләпчән мин, хаталарын катгый күрсәтәм. Эшебез һәрчак күз алдында, тигез булмаган җөйләр эшләнмәнең сыйфатын боза. Шуңа күрә ныклылыгы өстенә, сварка матур һәм пөхтә булырга тиеш.
Бригадирның җентекле-легенә үпкәләми егетләр, эш белән дә, сүз белән дә ярдәмгә килергә әзер булуын беләләр. Аталарча гына орыша ул, беренче чиратта алар турында кайгырта. Шуңа күрә дистә елдан соң да беренче остазларын онытмыйлар, тәҗрибә өчен рәхмәт белдерәләр.
Илшат Әнвәр улы шәхси келәймәгә ия, ул исә югары осталык һәм завод җитәкчеләренең ышанычы күрсәткече.
– Машина эшләү – югары дәрәҗәдә игътибарлылык таләп иткән тармак. Чөнки кечкенә хата да төзәлмәс нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Эшенә җаваплы караш – һәр сваркачының иң мөһим сыйфаты, – ди Идрисов.
Сменадан соң бригадир өйгә ашыга, әмма телевизор карап, диванда аунар өчен түгел. Ул җир биләмәсенә юл тота, анда гаиләсе өчен йорт төзи. Барысын да үз куллары белән эшләргә тырыша – үзе теләгәнчә, ышанычлы һәм матур булсын.
Читайте нас