Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Җәмгыять
25 Сентября 2020, 12:15

«Ат атланып, чабып килә кемдер...»

Җегетәктә яшәүче абзый 70 яшендә сабан туенда ат чабышында катнашкан, 80 яшендә шахмат кырында көндәшләрен “кырып сала”

Җегетәкле Кәшиф Әбүнәгыймовның исеме Туймазыда яшәүче өлкән буын вәкилләренең күбесенә таныштыр, мөгаен. Ул ярты гасыр Нуриманов исемендәге колхозда эшләгән, шуның 40 елын – ветеринар вазифасында. Портреты озак еллар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Мактау тактасында эленеп торган, күпсанлы бүләкләре бар, шул исәптән ВДНХның бронза медале.
Кәшиф Камалетдин улы чыгышы белән шушы авылдан. Үз йортын ул ата-бабасы җирендә тергезгән. Әтисе, бабасы шушында Җегетәктә гомер кичергән. Әйтергә кирәк, ветеран әтисен хәтерләми дә диярлек. Гаилә башлыгын хезмәт армиясенә алганда улына бер яшь тә булмый әле. Шуннан кире кайтмый ул. Җиде баланы аякка бас-тыру тулысынча инәй иңенә төшә. Кәшиф абзыйның өлешенә төшкән бәхетле балачак турында сөйләп торасы да юк – ул замандагы бер телем икмәк бәясен ул гомергә хәтерендә калдырган. Малай 200 баш сыер көткән, 13 яшендә инде Нуриманов исемендәге колхозга эшкә кергән. Кырда да, фермада да эшләгән.
Бер-бер артлы Әбү-нәгыймов тормыш баскычларын узган: Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән, Әлшәй районы һөнәр училищесында ветеринарга укыган, дипломлы белгеч сыйфатында туган колхозына кайткан, гаилә корган. Мәхәббәтен Кәшиф Камалетдин улы Әгертамакта очраткан. Иптәш егете аны клубка чакырган. Тик клуб мөдире булып эшләгән Хәтимәне күргәч, егеттә бию кайгысы калмаган. Ул кыздан күзен дә алалмаган. Оялуын читкә куеп, Кәшиф кыз янына килгән. Һәм менә 53 ел инде “яшьләр” иңгә-иң тату гомер кичерә. Шушы дәвердә уллары Рәфис, Рамил, Рөстәм, Раилгә лаек тәрбия биргәннәр. Хәзер Әбүнәгыймов-ларның сигез оныгы өстенә, оныкларының ике кызы үсеп килә. Дәү әби белән дәү бабай алар димәк.
– Әти бездә һәрвакыт фидакарьлек, эшсөючәнлек тәрбияләде, – ди улы Рамил. – Әти-әни бүген дә ихата тутырып мал асрый, элек исә биредә һәрчак кечкенә колхоз булды безнең. Өчәр сыер, бетмәс-төкәнмәс кош-корт булыр иде. Иң ишле сарык асраучы да авылда без идек – кимендә 80 баш.
Әмма әти аеруча атларга мөкиббән. Безнең төп нигездә алар һәрчак булды. Шуны белеп, пенсиягә чыкканда колхоз җитәкчеләре әтигә ат бүләк итте. Хәзер, бераз егәре китеп торса да, иң элек бахбай урынындамы, басудан алып кайттыгызмы дип кызыксына. Малай чакта бу кадәр ишле малның безгә нигә кирәклеген аңламый идек, әлбәттә. Аннан кала, иксез-чиксез бакча. Без моны үсә-үсә генә аңладык. Әти безгә балачакта үзе мәхрүм булган бар нәрсәне бирергә тырышкан – тамак туйганчы ашау, сыйфатлы кием, уенчыклар. Әти белән әни көн саен безгә мәктәптә туклану өчен 15-20 тиен бирә иде. Бу саллы акча, ул вакытта эшче ашханәдә туйганчы ашап чыгарга була иде моңа. Безгә мәктәп формасы сатып алдылар, гаиләдә велосипед, мопед, мотоцикл бар иде. Техника бер генә данәдә сатып алынды, әлбәттә, әмма без аны үзара бүлешә-килешә идек. Ул заманда әти-әнинең акчасы юктыр дигән уй башка да килмәде. Үзебез гаилә корып яши башлагач, әти һәркайсыбызга йорт салып чыгарга булышты: акчалата да, үз куллары белән дә, төпле киңәше белән дә.
Кәшиф Камалетдин улы эшләгән чорда аңа ярдәм сорап бөтен тирә-як авыллардан агылганнар. Мал авырып китсә, шундук туп-туры Әбүнәгыймовның йортына килгәннәр. Кәшиф Камалетдин улының “хәвеф чемоданы” һәрчак тупса төбендә әзер торган. Бүген дә кеше өзелми аңардан. Гаиләне туйдырган сөтлебикәләрне аякка бастыру өчен нәрсә кирәген шундук әйтеп бирә ул.
Иртәгә мәкалә каһарманына 80 яшь тула. Яшенә карамас-тан, ул чәмлелеген җуймый. Җәй көне җиләккә йөри, себерке хәстәрли, кыш көне кар көри. Мөмкинлек чыгу белән шахмат тактасы артына утыра һәм көндәшенә мат “чәпи”. Әйтергә кирәк, бер ун еллап элек ул район сабан туйларында җигүле атлар чабышында катнашкан! Җитмәсә, якыннары бу хакта бәйрәмдә генә белгән.
Ветеран, яшь чагындагы кебек, беренче әтәчләр белән кузгала. Аш бүлмәсендә исә хуҗабикәнең хуш исле үлән чәе өлгергән, коймаклары пешкән. Димәк, көндәлек мәшәкатьләр һәм сөекле балаларының шау-шуы белән тулган яңа көн туачак.
Читайте нас