Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Җәмгыять
24 Сентября 2020, 09:15

Торак өчен тугыз миллион сум

Яшь гаиләләр ипотекасын каплауга субсидия алды

Яшь гаилә өчен торак мәсьәләсе һәрчак көнүзәк. Аны хәл итәргә төрле җәмәгать программалары ярдәм итә, анда туймазылылар да чәмле катнаша. Тапшырылган торак сертификатлары исәбе буенча районыбыз республика шәһәрләре һәм районнары арасында беренче өчлеккә керә.
Соңгы өч елда Туймазыдан 251 яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга җәмәгать ярдәме алды, гомуми бәясе 115 миллион сум чамасы.
Шушы көн-нәрдә янә 25 гаилә сертификат алу бәхетенә ия булды.
Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь парлар республика ярдәмен алу өчен 2016 елның 31 декабренә кадәр ипотека алырга һәм бала табарга тиеш иде. Балалар санына карап, һәр гаилә саллы дәүләт ярдәме алды, аның гомуми бәясе кимендә 9 млн сум тәшкил итте.
Айгөл һәм Александр Осёновлар ике бала тәрбияли: 7 яшьлек Виктория быел мәктәпкә барган, 4 яшьлек Артемий балалар бакчасына йөри. Алар тугыз ел никахта, яртысын ике бүлмәле фатир өчен ипотека түләп үткәргән. Бу эштә балалары да катнаша дияргә дә була. Чөнки кредитның бер өлешен Осёновлар уллары өчен бирелгән ана капиталы исәбенә каплаган, торакның 12 кв.метры бәясен каплаячак әлеге җәмәгать ярдәме акчасы (ике бала өчен) исә калган кредитның өчтән ике өлешен түләүгә киткән.
Озак көтелгән сертификатларны аларга район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов тапшырды. Бирегә килгән туймазылылар финанс мәсьәләсен хәл итү мөмкинлегенә ия булу шатлыгын яшермәде. Кулларына сертификат тотып, рәхәтләнеп фотога төште алар. Кайберләре документ тапшыру чарасында сэлфи ясарга да өлгерде.
Читайте нас