Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Сентября 2020, 09:08

«Үткен языгыз! Төптән яктыртыгыз!»

Эшче һәм авыл хәбәрчеләре гәзитебезне кызыклы һәм кыю итәргә булышты

Гаилә архивын актарып утырганда капчыкларның берсендә иске фотографияләргә тап булдым. Үткәндә калган җитмешенче-туксанынчы еллардан районның «Ленинский путь»-«Ленин юлы» гәзитендә эшләгән вакытта аралашкан гаҗәеп кешеләрнең йөзләре бага иде миңа. Күпләре инде арабызда юк, чөнки ул чордан алып дистә еллар үткән.
Бу кешеләр – эшче һәм авыл хәбәрчеләре. Интернет, җәмәгать челтәрләренә чумган, заманча девайслар белән хыялланган бүгенге яшьләр бу сүзнең нәрсә аңлатканын да белмидер. Ул елларда горур яңгырый иде бу – эшче һәм авыл хәбәрчеләре. Алар гәзитебезнең тугры, эчкерсез ярдәмчеләре иде. Эшче һәм авыл хәбәрчеләре район гәзитенә көн кадагына суккан төрле хәбәрләр язды, кызыклы кешеләр турында сөйләде, тормышыбыздагы тискәре якларны яктыртты. Ничек кенә тырышмасыннар, журналистлар үзләре генә барлык вакыйгаларны яктыртырга өлгерә алмас иде, һәм безнең игелекле дусларыбыз гәзиткә саллы ярдәм күрсәтте. Бу ярдәм бәһалап бетергесез иде. 1984 ел отчётыннан бер генә сан: “Ленин юлы” редакциясенә ул елда 2823 хат килгән. Әмма алар 3000нән артып киткән еллар да бар иде!
Гәзит укучылар хатларына сакчыл, игътибарлы булдык. Аларның күбесе гәзиттә үз урынын тапты. Шикаять, теге яки бу мәсьәләне аңлату үтенеченә килгәндә – алар тикшерү, чара күрү, аңлату өчен тиешле оешмаларга җибәрелде. Оешма җитәкчеләре ике атнада редакциягә төгәл җавап бирергә тиеш иде.
Пугачёв урамында 10нчы йорттагы зур булмаган бинаның икенче катын биләгән редакциядә урын тар иде. Шуңа карамастан, эшче һәм авыл хәбәрчеләре өчен аерым кабинет бүленде. Берничә өстәл, гәзитләр тупланмасы, «Рабоче-крестьянский корреспондент», «Журналист» журналлары,
В. Маяковскийның: «Вперёд, рабкор! Лозунг рабкорин: Пишите в упор! Смотрите в корень!» – дигән юллары язылган ялкынлы плакатлар... Биредә алар төрле юнәлешләр буенча штаттан тыш иҗтимагый редакцияләр утырышлары үткәрде, үз материалларын шомартты, укыды-тәҗрибә туплады.
Ел саен 5 майда Матбугат көне билгеләнде. Бу көнне редакция шәһәрнең җәмәгать биналарының берсендә бөтен хәбәрчеләрен җыйды. Каләм осталарының чын бәйрәме була иде ул. Туймазыга районның барлык авылларыннан гәзитнең дуслары – яшь хәбәрчеләрдән алып, чәчләренә чал кергән ветераннар агыла. Самими, игелекле, гаҗәеп мохит хакимлек итә иде анда. Докладтан соң үткен каләмле журналистлар, штаттан тыш авторлар лаек бүләкләрен ала, биредә үк иҗат бәйгеләренә, стена гәзитләренә йомгак ясала.
Эшче һәм авыл хәбәрчеләренең исәбе йөздән артып киткән еллар булды. Алар арасында кем генә юк иде: шәһәр һәм район хезмәтләре, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, китапханәчеләр, клуб эшчәннәре, депутатлар, укытучылар, иҗат әһелләре, табиблар, спортчылар, халык күзәтүчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, сугыш ветераннары, социалистик ярыш инженерлары, предприятие икътисадчылары, пенсионерлар, укучылар һ.б. Бәләкәй генә булса да мәкалә өчен аларга зур булмаса да гонорар түләнде.
Радмир КУЛУЕВ.
Дәвамы бар...
Читайте нас