«Берләшмәләр конст-рукторы» ярминкәсе чәмле гражданлык карашына ия, тормышны яхшы якка үзгәртергә әзер туймазылыларны берләштерде. Анда ирекле ярдәмчеләр, ватанга тугрылык, иҗат берләшмәләре кат-нашты. Ярминкәгә Уфа шәһәренең Иҗтимагый үсеш фонды башкарма директоры, Башкортстан Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе Ольга Панчихина килде.
Җәмәгать оешмалары, уку йортлары вәкилләре, районның чәмле кешеләре казанышлары һәм планнары турында сөйләде. Сөйләп кенә калмадылар, күргәзмә материаллар да тәкъдим иттеләр: һәр берләшмә фотолар һәм җентекле мәгълүмат белән күргәзмә-стенд әзерләгән.
Туймазы яшьләренең ирекле, ватанга тугрылык берләшмәләре озак еллар инде җәмгыять иминлеген кайгырта. Аларның эшчәнлеге күзгә күренә, файдалы, данлау-таратуга лаек. Мәсәлән, ун ел дәвамында эшчәнлек алып барган Х.А. Солтанов исемендәге отряд эзтабарлары кимендә 20 тапкыр «Хәтер вахтасы»нда булды, аларның максаты – Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган яугирләрнең җәсәден табып, җирләү. Яшь туймазылылар – бүген исә отрядта кимендә 800 кеше исәпләнә – республика җыелма эзтабарлар отряды исәбендә эшли. Уртак тырышлык белән алар һәлак булган дүрт меңләп совет солдатын табып, җир куенына тапшырды.
Янә бер күпсанлы берләшмә – ирекле ярдәмчеләр. Озак еллар инде алар – иҗтимагый чараларны оештыручылар һәм чәмле катнашучылар. Быел булачак медиклар, педагоглар, индустрия колледжы сту-дентлары пан-демия чорында якташларга яр-дәм итүгә зур өлеш кертте: мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары таратты, катгый үз-үзеңне изоляцияләү ре-жимында булган кешеләргә кибеттән азык-төлек һәм даруханәләрдән дару алып кайтып бирде.
Туймазы районының ирек-ле ярдәмчеләр хәрәкәте алдынгылары бүген җитәкче вазифалар били. Мәсәлән, «Браво» отрядының элекке командиры, педагогия кол-леджын тәмамлаган Юлия Рибенчук Бөтенрусия «Җи-ңүнең ирекле ярдәмчеләре» җәмәгать хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе башкарма комитетын җитәкли. Быел Стратегия тәкъдимнәре агентлыгы проектлары бәйгесендә төбәк экспертлары исәбенә керде.
Ольга Панчихина Туймазыда Башкортстанның йөзен билгеләүче җәмәгать оешмалары байтак булуын ассызыклады. Алар исәбенә, мәсәлән, пенсионерлар өчен “Елларым – байлыгым минем” юнәлешле чыганак үзәге, Х.А. Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды керә.
– Яңа гына эш башлаган берләшмәләр өчен максат билгеләгәндә дә, Русия Пре-зидентының грант бәй-геләрендә уңыш-лы катнашканда да алар яхшы юнәлеш бирә алачак, – дип ассызыклады Ольга Панчихина һәм туймазылыларга бер-берсе белән элемтәдә эшләүләрен теләде. Бу очракта берләшмә әгъ-залары да, район һәм шәһәр халкы да отачак.
Ярминкәдә берләшмә-ләрнең иң чәмле вәкилләре район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.