Туймазы хәбәрләре
+28 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Сентября 2020, 07:30

Төмәнәктә кенәз һәм дворяннар җыелды

Шәҗәрә бәйрәмендә нәсел җепләрен барлаучылар бәйгесе җиңүчеләре аталды

Ел башыннан шәҗәрәләр-не тәкъдим итү чаралары Кәкребаш, Илчембәт, Гафуров авылларында узды. Эстафетаны районның барлык авылларына тапшыру күздә тотылды, әмма коронавирус бу планнарга төзәтмәләр кертте. Озакка сузылган тәнәфестән соң гаиләләре тарихын барлаучылар очрашуы Төмәнәк мәдәният йортында үтте. Биредә июльдә игълан ителгән район “Буыннарны бәйләп” видео-бәйгесенә йомгак ясалды.
Халык мәдәният йортына чара башланырга шактый алдан агыла башлады. Бина фойесында Туймазы районының кул эше осталары эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылды, теләгән кеше аларны сатып алалды. Башкорт түшлекләре, татар түбәтәйләре, сувенир чүәкләр, күн һәм сәйлән эшләнмәләр һәм бизәнгечләр, балалар өчен йомшак уенчыклар – боларның барысын да тотып карап та, сатып алып та була иде. Моннан тыш, теләгән кеше җәядән ук ату буенча осталык дәресендә үзенең мәргәнлеген сыный алды.
Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас