Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Ясно
Җәмгыять
18 Сентября 2020, 10:20

Күзлекле тавис кошы

Ачык һавадагы музейны чит төбәк кошлары үз иткән

Быел җәй “Бабай утары” этнография комплексының кечкенә зоопаркы яңа җан ияләре исәбенә тулыланган. Зур куян, ишәк һәм пони янына ят кошлар да сыенган. Канатлы дусларыбыз биредә 16 баш исәпләнә.
Биредә алтын һәм көмеш фазан, тавис кошлары бар. Ак ана тавис Гера (башында купшы таҗы да бар) горур гына үз хуҗалыгында йөри һәм хәтта бирегә килүчеләрнең әңгәмәсенә кушылырга маташа. Әллә көнләшә, әллә үзен өстен күрә – ата тавис беркемне дә аңа якын җибәрми, күршеләрен чукып та алгалый. Кошларга күз-колак булучы Илдус Галимов бәян итүенчә, аны тынычландырыр өчен күзләренә кызыл пыялалы махсус күзлек элгәннәр. Бу күзлекләрдә ул үз борыныннан ары бернәрсә дә күрмәячәк. Һәм беркемне дә рәнҗетә алмаячак.
Кошларга ашлык, көнбагыш, кукуруз ашаталар. Иммунитетны ныгыту өчен атнасына бер тапкыр башлы суган бирәләр. Алар 50 квадрат метрлы зур “фатирда” яши һәм анда 20 градускача салкыннарны да кичерә ала. Әмма кошларны климатка хас сынауларга дучар итмәс өчен җылы ангар төзелә.
«Бабай утары»на көньяк кошлары белән бергә үзебезнең як кошлары – бер пар аккош һәм биш кыр үрдәге дә күчкән. Су кошлары өчен камышлы буа буганнар. Алар яңа урынны үз иткән һәм көзгә кадәр аны ташларга җыенмый ахыры.
Бу гына да түгел әле. Шушы көннәрдә комплекс-ка даими яшәргә килүче боланны көтәләр. Танышырга килегез!
Читайте нас