Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Ясно
Җәмгыять
18 Сентября 2020, 12:50

Җиңү солдатлары истәлегенә

Туган якны өйрәнүче Василий Шиц данлыклы якташларыбыз турында документларга нигезләнгән китап чыгарган

Район, шул исәптән мәктәп китапханәләре фондлары яңа җыентык белән тулыланды. “Җиңү солдатлары” дип атала ул. Авторы – Туймазы шәһәре һәм районының мактаулы кешесе Василий Шиц.
Василий Васильевич китап язуда үзенең казанышы булмавын, анда үзеннән бер генә юл да язмавын белдерә ул. Баш сүздән кала гына инде. 270 данә тираж белән чыгарылган җыентыкта яугир-туймазылыларның каһарманлыгы сурәтләнгән, алар Русия Оборона министрлыгының бүләкләү документларыннан алынган. Әмма китапны укыганда Василий Васильевичның нинди җентекле, җаваплы һәм мөһим эшкә алынуын аңлыйсың. Документлар туплауга багышланган соңгы биш елда дистәләгән сәхифәгә кергән, йөзләгән белешмәләр карап чыккан, меңләгән солдатның тормыш юлын өйрәнгән ул.
Барысын да ялгызы башкарган, чөнки бу эштә ачыклыйсы-тикшерәсе мәгълүматларның байтак булуын аңлаган. Эшен кемгәдер ышанып тапшырырга теләмәгән.
Бу безнең каһарманнар
– Сугыш елларында совет яугирләренең батырлыгы бәһаләп бетергесез. Шуңа күрә якташларымның исемнәрен мәңгеләштерүне изге эш дип саныйм, – ди Василий Васильевич. – Советлар Союзы хәрби комиссариатларыннан кимендә 30 мең туймазылы яуга киткән, шуның 22 меңе – Туймазыдан. «Хәтер» китабының электрон төрендә барлык туймазылылар турында мәгълүмат урнаштырылган.
Китапта батырлык кылып орден-медальләр алган солдатлар турында мәгълүмат тупланган. “Җиңү солдатлары” китабында андыйлар – 1457 кеше. Китапны чыгарырга туймазылы Борис Фирсов ярдәм иткән.
– Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, чөнки район хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча хәрби бүләккә 14 меңләп туймазылы лаек булган, – дип дәвам итә Шиц. – Бер атна элек Туймазыдан Зөфәр Әминев, Мөгыйн Нагаев, Нуртдин Сафиуллинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүен ачыкладым. Бу хакта архив документларында язма бар. Әмма солдатлар бу бүләкне алалмаган, СССР Югары Советы аларны Ленин ордены белән бүләкләргә карар иткән.
Быел “Җиңү солдатлары” китабы буенча фән-тикшеренү конференциясе үтәргә, галимнәр, якташ-генераллар чакырылырга тиеш иде, әмма коронавирус планнарны үзгәртте, – ди туган якны өйрәнүче.– Киләчәктә эпидемиология хәле яхшырыр һәм без студентлар, укучылар белән очрашуларны дәвам итәрбез дип ышанабыз. Җиңүнең юбилей елы бит әле.
Елларга сузылган эзләнү
Василий Васильевич Туймазыда туып үскән. 1912 елда әтисе бирегә Чернигов өлкәсеннән күчеп килгән. Аны сугышның беренче көннәреннән үк фронтка чакырганнар. Волхов фронтына эләккән. Әмма милләте буенча немецларны фронтка җибәрмәскә карар иткәннәр һәм ярты елдан соң ул өйгә кайткан. Колхоз җитәкләгән, тылда җиңү койган. Сугыштан соң “Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.
Мәктәп елларында Вася сәяси хезмәткәр булырга хыяллана. Ул хәрби-сәяси училищега керергә өметләнә. Әмма медицина комиссиясе үсмернең хыялын челпәрәмә китерә: сәламәтлегендәге кечкенә генә тайпылышлар да малайларның офицер булу хыялына аяк чала. Институтның тарих факультетына керә ул.
Василий Васильевичка 78 яшь. Бөтен гомерен ватанга тугрылык һәм эзтабарлык эшчәнлегенә багышлаган ул. Аның тәкъдиме белән 128нче һөнәр училищесы, хәзер индустрия колледжында 34 ел элек 300нче (87нче гвардия) атучылар дивизиясе музее ачыла. Ул вакытта Шиц училищеда директорның тәрбия эше буенча урынбасары булып эшли һәм музей эшен үз канаты астына ала. Дивизия ветераннары белән элемтәгә чыгу, экспонатлар туплау өчен күпме көч, нервлар таләп ителгәнен Василий Васильевич әле дә хәтерли. Бер мәгълүматны еллар буе эзләргә туры килә. Мәсәлән, полк разведкасы, аннары дивизия начальнигы, алты чит тел белгән полиглот Дмитрий Чучкаловны эзләүгә өч ел китә. Интернет ярдәм итә, Дмитрий Степановичның улының эзенә чыгалар. Ул сугыштан соң әтисенең генерал-майор булуын хәбәр итә, әмма, ни кызганыч, офицер исән булмый инде. Дивизия полкы командирларының берсе Гали Еникәевны җиде ел эзлиләр хәтта. Ул тыныч тормышта ябык Семипалатинск шәһәрендә эшләгән, аның турында мәгълүмат яшерен булган. Туймазыда яшәгән күпсанлы туганнары да аның турында бернәрсә дә белмәгән. Озак еллардан соң Оборона министрлыгы архивы аша яугирнең исәп карточкасының күчермәсен алып, аның тормыш юлын тергезә алалар. Василий Васильевич элек ветераннарны эзләү, хатлар язу, килгән почтаны өйрәнү белән студентлар шөгыльләнүен билгели. Чәмле эшчәнлек нәтиҗәсендә саллы материал тупланган. Хәзер музейның төп фондында кимендә 5600 ядкәр исәпләнә. Педагог-ветеран үзенең тарих йортыннан әле дә китә алмый.
– Тормыш иптәшем Ирма Альбертовнаның ярдәменнән тыш нәтиҗәле эшчәнлек алып бара алмас идем. Ул мәгълүмат эзләү өчен таләп ителгән иң мөһим нәрсәне – уңайлылык һәм тынлык тәэмин итте. Иртәнге сигездә компьютер артында утырам мин, башымны караңгы төшкәч кенә күтәрәм. Игелекле эш башкаруыбызга икебезнең дә иманыбыз камил, – дип ассызыклый Василий Васильевич.
Читайте нас