Ул егерме сигезенче тапкыр үткәрелә һәм елдан-ел вәкаләтле-дәрәҗәлегә, эчтәлеклегә әверелә. Быел тармак “пәһлеваннарын” һәм өметле карашлы эш башлаучыларны җыярга хәтта пандемия дә комачауламады: чараны үткәрү вакыты чигерелде, әмма аны үткәрүдән баш тартмадылар.
Заманча җиһазлар, алдынгы карарлар, кызыклы тәкъдимнәр – катнашучыларның һәркайсы күргәзмәгә иң камил эшләнмәләрен куя. “Транснефть” компаниясенең зур бүлендек тармагы - “Транснефть – Урал” җәмгыяте стендында берьюлы дүрт яңалык тәкъдим ителде – алар турында предприятиенең баш инженеры Данир Әхмәров күргәзмә ачылу белән стендның беренче кунагы булган Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировка сөйләде.
Биредә чыннан да карар нәрсә бар. Менә, мәсәлән, 8 мең киловатт куәтле шартлаудан сакланган синхрон электр двигателе һәм вертикаль ярдәмче насос – бу импортка алмаш әзерләү өлкәсендәге эш нәтиҗәсе, “Транснефть” аны Русия сәнәгате өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип игълан ителгәнче үк эшли башлады. Әлеге насос һәм электр двигательләре (һәм тагын берничә моделе) соңгы елларда Чиләбедә төзелгән ике заводта җитештерелә. Бу җиһаз алдынгы дөнья стандартларына тәңгәл килә һәм искиткеч сыйфатларга ия, мәсәлән, электр двигателенең югары ышанычлылыгы һәм энергия нәтиҗәлелеге тәэмин ителгән, һәм ул кимендә ярты гасыр хезмәт итәчәк. Насосны төрле тармакта кулланырга була: магистраль насосларына ярдәмче-терәк вазифасын үтәячәк, нефть һәм нефть продуктлары агызу, резервуар паркы эчендә нефть кудыру өчен кулай.
– Төп фондларны яңартуга игътибар зур бездә. Мәсәлән, соңгы өч елда Башкортстан Республикасында гына без сәнәгать куәтләрен камилләштерүгә кимендә 27 миллиард сум юнәлттек, - ди «Транснефть – Урал» җәмгыяте баш инженеры Данир Әхмәров. – Күргәзмәдә насос һәм электр двигательләре (алар импортны алыштыру кысаларында җитештерелә), шулай ук дөньяда тиңе булмаган үзенчәлекле җиһаз тәкъдим ителгән. Иң мөһиме, бу җиһазларның барысы да Русиядә, «Транснефть»нең сәнәгать мәйданчыкларында җитештерелә.
Үзенчәлекле җиһаз – бу, мәсәлән, шахта төрендәге герметиклаучы камера. Ул 300-1200 миллиметр диаметрлы торбаүткәргечләрнең 25 метр тирәнлектә урнашкан су асты күчешләрен ремонтлау өчен тәгаенләнгән. Катнаш магнит-ультратавыш дефектоскопына да базарда тиңнәр юк: аның ярдәмендә торбаүткәргечкә магнит, шулай ук ультратавыш диагностикасы үткәрергә, буйдан-буйга киткән ярыкларны, сварка җөйләренең аркылы һәм буй кимчелекләрен, таркалу, металл югалтуны ачыкларга була. Мәскәү янында торба эчен инспекцияләү-тикшерү приборларының тоташ гаиләсе җитештерелә – дефектоскоплар, профилемерлар һ.б. Бүген мондый җиһаз Русиянең барлык төбәкләрендә “Транснефть”нең магистраль торбаүткәргечләре, шулай ук чит ил торбаүткәргеч компанияләренең сәнәгать объектлары торышын күздә тоту мөмкинлеге бирә.
“Транснефть – Урал” стендында тармак өчен тәгаенләнгән техника яңалыкларыннан кала, “Транснефть”нең Русиядә торбаүткәргеч транспорты системасын үстерү һәм камилләштерү буенча башка эш юнәлешләре дә тәкъдим ителде, әлбәттә. Шул исәптән сәнәгать хәвефсезлегенә һәм сәнәгать контроленә кагылышлылары да – чөнки агымдагы 2020 ел “Транснефть”тә һәм аның оешмаларында нәкъ шушы юнәлешләргә багышланган.