Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
15 Сентября 2020, 08:56

«Транснефть-Урал” акционерлар җәмгыяте нефть резервуарын файдалануга тапшырды

“Транснефть-Урал” җәмгыяте Башкортстан Республикасы Благовар районында “Языково” линия сәнәгать-диспетчер станциясендә нефть саклау өчен тәгаенләнгән 5 мең куб. метр сыйдырышлы резервуарны техника ягыннан үзгәртеп корганнан соң файдалануга тапшырды

Үзгәртеп кору барышында сыешлыкның стенасы өлешчә алыштырылган – тоташ авырлыгы 46,3 тонналык металл корылмалар урнаштырылган. Резервуарның металл корылмасының тоташ авырлыгы 120 тонна, биеклеге 15 метрлап, диаметры кимендә 21 метр тәшкил итә. Алмаштырылган металл корылманың тоташ мәйданы 3,2 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән тышкы һәм эчке ягына коррозиягә каршы чара йөгертелгән. Тоташу үзәгеннән резервуарга кадәр өлештә технология торбаүткәргечләре тулысынча алыштырылган.
Резервуарны әйләндереп алган саклану корылмасы – биеклеге ике метрлап, түбәсе киңлеге 0,5 метр һәм нигезендә 3,5 метр тәшкил иткән күтәртелгән туфрак өеме ремонтланган. Өемнең чыдамлылыгын арттыру өчен аның стеналары вак таш тутырылган георәшәткә белән ныгытылган.
Хәзер “Языково” линия сәнәгать-диспетчер станциясенең резервуар паркында тагын бер биш мең куб. метр сыйдырышлы вертикаль корыч резервуарны яңартып кору эше дәвам итә.
Бу эш техник үзгәртеп һәм яңартып кору программасы кысаларында үткәрелгән. Максаты – торбаүткәргеч тармагы объектларының ышанычлы һәм хәвефсез эшен тәэмин итү.
Читайте нас