Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Җәмгыять
15 Сентября 2020, 09:00

Үткәннәрдән сәлам юллап

Дуслык авылы мәктәбендә 1980 елгы чыгарылыш укучылары очрашты

Медик һәм педагог, музыкант һәм түрә, нефтьче, кондитер, электр мон-тёры, шофёр, каравылчы, йөзү буенча тренер, водолазлар судносы капитаны... Аларны нәрсә берләштерә? Барысы да кырык ел элек Дуслык авылы мәктәбен тәмамлаган. Һәм бүген Туймазы районында гына түгел, Хабаровск крае, Ханты-Манси автономияле округы, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә, Коми Республикасында, Татарстанда эшли.
Юбилей елы уңаеннан туган мәктәбебездә очрашуны без, 1980 елгы 10а һәм 10б сыйныфы укучылары, күптән планлаштырган идек. Кызганычка, пандемия нәтиҗәсендә кайберләребез кайталмады, шулай да очраша алдык. Ул туган мәктәбебездә, яраткан рус теле һәм әдәбияты кабинетында башланды. Әлбәттә, барлык гигиена таләпләре үтәлде. Шатлык һәм соклану – бу көнне хакимлек иткән кәеф. Туган мәктәбебезнең яраткан урыннарын күрү, электән килгән йолаларны тою, шул ук вакытта заман белән бергә атлау иң күңеллесе иде!
Юбилей уңаеннан мәктәп ихатасыннан күккә һава шарлары очырылды. Аннары без авыл читендәге паркта җыелдык, ул сыйныфташларыбыз Фәүзә һәм Марат Хәйбрахмановлар тырышлыгы белән барлыкка килгән. Алар берничә ел инде шушы бушлыкны төзекләндерергә тырыша: чүп үләнне чаба, агачлар утырта, аларга су сибә, киртәләп ала. Әмма аларның гына көче аз. Шуңа күрә, озак уйлап тормыйча, эшкә керештек. Маньчжурия чикләвеге, карагай, чыршы, каен, юкә, чаган, алмагач, шомырт, балан, миләш – бу без шушы көнне утырткан үсентеләр, алар алынып китеп, авылдашларыбызны сөендерер дип ышанабыз. Һәр утыртылган агач – атаулы: ул укытучыларыбызга һәм сыйныфташларыбызга багышланган. Гафуров авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә үсентеләргә су сибу җәһәтеннән ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт. Аларны киртәләп тә алсалар иде. Без күркәм йолага нигез салганбыздыр дип уйлыйм: “Олимпия” паркында агачлар утыртып, үзебез турында яхшы хатирәләр калдырдык.
Бу көнне хатирәләребезне, ки-ләчәккә планна-рыбызны, яңа проектларыбызны уртак-лаштык. Бер мәлгә бөтен мәшәкатьләреңне онытып, ерак балачактагы сыйныфташларың белән очрашудан да күңеллесе юк.
Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас