Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
14 Сентября 2020, 11:20

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат

2019 елда ул 70 яшен билгеләгән иде.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат. Хәмдүнә апа Тимергалиева 2019 елда 70 яшьлеген билгеләде. Шул уңайдан Татар дәүләт филармониясендә зур концерт бирде.
Коронавирус нәтиҗәсендә концертлары кичектерелеп торды. 2021 елның февраль аенда “Уникс” концертлар залында, “Өстәмә юбилей концерты” дип, бәйрәм тамашасын кабат күрсәтергә ниятләгән булган.
Узган атнада гына легендар җырчы Татарстанның Тукай районы Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст ачу тантанасына кунакка кайткан булган.
Җәй айларын Хәмдүнә апа бакчасында уздырган. Яшелчә-җимештән мул уңыш алган. Соңгы вакытта аларны кышкылыкка әзерләү белән мәшгуль булган.
Кичә Илһам Шәриф аңа шалтыраткан. “Фатирга кайтмыйм, баскычтан менәргә авыр, бакчада гына кунам”, - дигән Хәмдүнә апа. Бүген Илһам Шәриф җырчының бакчасына барган һәм Хәмдүнә апаның вафат булуы ачыкланган.
Ел башында җырчының инсульт кичергән булуы мәгълүм.
Фото: җәмәгать челтәрләреннән.
Читайте нас