Серафимовка мәдәният йортына килеп, артистларның чагу чыгышына таң калган тамашачылар бу чыгышларга әзерләнүнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуы турында уйлап караганы бармы икән?! Сәхнә костюмын гына алыйк. Башкаручының чыгышы аның гүзәллеге, үзенчәлеклелеге, вак кына өлешләрнең дә тәңгәл килүенә бәйле. Чөнки юкка гына киемгә карап каршы алалар дип әйтмиләр ич.
Шуңа күрә тегүче Алла Попович үзенең бурычын җиренә җиткереп үтәргә тырыша. Мәдәният йортында эшләү – аның өчен тормыш мәгънәсе. Оста куллы, тылсымчы ул. Хезмәттәшләре шулай атый аны. Чын мәгънәсендә тормышта үз тәгаенләнешен тапкан. Зур яшел күзләр, игелекле, самими елмаю, назлы, әмма ышанычлы тавыш, үзенчәлекле украин сөйләме – һәм болар барысы да югары дәрәҗәдәге осталык белән беркетелгән.
Алтын уймаклы радиомеханик
Элекке Украина ССРы Днепропетровск өлкәсендә туып үскән ул. Анда исә бизәкле сөлгеләр, хатын-кызлар өчен нәзакәтле, “Ришелье” чигүе белән бизәлгән кием-салым һәр хуҗабикәдә була. Алла Михайловна гаиләсендә дә кызлар кул эше белән балачактан шөгыльләнә башлый.
Әберкәләр – Нәзимәдән, чигү – Поповичтан
15 ел элек Алла Попович ире белән аның кече ватанына кайта. Үзе белән бер чемодан немец җепләре һәм берничә төргәк тукыма була. Шөгыле белән элеккегә караганда да ныг-рак мавыга башлый. Өйдә заказлар ала, өстәвенә, җиңел кием генә түгел, пальто, плащлар да тегә. Серафимовка тегүчесенә авылдан гына түгел, Уфадан да гүзәл затлар агыла башлый. Ике костюм Америкага “китә” хәтта. Моннан тыш, Алла Михайловна Серафимовка «Пушинка»сы белән хезмәттәшлек итә, урын-җир кирәк-яракларына предприятие эмблемасы һәм логотиплар чигә.
Ел ярым элек авыл мәдәният йортына тегүче булып урнаша ул. Костюмер Нәзимә Гыйниятуллина белән иңгә-иң эшли, ул исә биредә “аксакал” – артистларны 20 ел киендерә инде.
Остаханә өчен җиһаз-ланган бүлмәдә, тегү, юрмәү, чигү машиналары һәм кәтүк-җепләр арасында Алла Михайловна әле һаман уй-фикерләре ташып торуын белдерде. Аңа хәзер 73 яшь, тугыз оныгы һәм өч онык баласы бар, югыйсә. Әмма бер ай алга план корып куйган ул. Соңгы вакытта эшләгәннәрен тезеп китә тегүче: Первомай мәдәният йортына 13 данә рус костюмы, Николаевкага – дүрт татар, Түбән Троицкий мәдәният учагына сәхнәгә пәрдә теккән... Эшлисе эшләре дә бихисап күп – саный китсәң, гәзит бите дә җитмәс. «Рус-
ская песня» коллективы өчен 11 украин костюмы һәм Николаевка өчен ике рус сарафаны өстендә эш башлаган.
– Киемнәрне бергәләп кисәбез, тегәбез. Аннары Нәзимә әберкә беркетә, баш киемнәре тегә. Мин бизим, чигәм, – ди Алла Михайловна. – Үз-үзеңне изоляцияләү чорында да очрашып, фикер алыштык.
Коронавирус хакимлек иткәндә өйдә утырып, алты татар киеме теккән һәм аларга бизәкләр чиккән ул.
Чигүнең нинди четерекле эш икәнен аңлау өчен моны карап торырга кирәк. Үрнәк-сурәтне Түбән Вартадан туганы интернет аша җибәрә Алла Михайловнага. Нәзимә Миңнегәрәй кызы бизәкне калькага күчерә – күпме кием, шулкадәр бизәк. Алла Михайловна калька буенча бизәк-сурәт эшли. Чигү белән тукыма арасында калган кальканы алу бик четерекле. Бу эш белән мәдәният йортының башка хезмәткәрләре шөгыльләнә. Сәхнә киемнәре тегүдән тыш оста куллы ханым киездән һәм алмаз чигүдән картиналар иҗат итә. Бу эшләр белән районда төрле бәйгеләрдә җиңгән ул.
– Ничек вакыт җиткерәсез, – дип кызыксынам. “Мин әле кышкылыкка 320 банка кайнатма әзерләдем, яшелчә тозладым”, – ди ул.
Ханымны бер генә нәрсә борчый – борынгы кул эше төрләре онытыла. Мәсәлән, ришелье һәм “вкрикреп” чигүе. Тәҗрибәсен уртаклашу өчен авылда тегү-чигү курслары да оештырган ул. Әмма бер яшь кыз гына килгән.
– Туймазыда теләүчеләр күбрәк булса, укытырга җәяүләп булса да барам, – ди Алла Михайловна. Бара да ул!