Башта ул анда махсус чанада күтәрелергә теләгән иде, ләкин бу мөмкин булмады. Рөстәм Русиянең иң югары ноктасын куллары ярдәмендә яулады.
5642 метр биеклектә Рөстәм хатыны Индира һәм кызлары София белән Әминәгә мөрәҗәгать юллады. Ул сөеклесен чиксез яратуын белдерде, аңа ышануына рәхмәт әйтте.
- - Тауга менгәндә уйлана торгач, улыбыз яисә тагын бер кызыбыз тууын теләвемне аңладым. Улмы, кызмы – мөһим түгел. Гаиләм зур булуын телим, - диде танылган блогер күз яшьләре аша.
Индира ире өчен бик борчылуын, әмма аның максатына ирешәчәгенә иманы камил булуын белдерде.