Гәзитебез укучылары арасында “Беренче тапкыр – беренче сыйныфка” фотобәйгесе үткәрде. Бәйге шартлары буенча (ул безнең “ВКонтакте”дагы төркемдә үтте) беренче сыйныф укучысын 1 сентябрьдә фотога төшерергә кирәк иде. Редакция фикере буенча, иң яхшы сурәт авторы дип Эльвира Коробицына танылды.
– Фотода – кызым Кристина (быел ул беренче сыйныфка барды) һәм тәрбияләнүчем, 11нче сыйныф укучысы Дәүләт Фәридов, – диде ул. – Бәйгедә катнашырга карар иткәч, күпсанлы фотолар арасыннан нәкъ шуны сайлап алдым. Чөнки ул мәгънәле һәм хисле: Кристина өчен бу беренче
1 сентябрь, Дәүләт өчен исә – мәктәптә соңгысы.
Эльвира Фаат кызы – 15 ел эш гомерен балаларга тәрбия бирүгә багышлаган педагог. Соңгы сигез елда 1нче интернат-мәктәптә тәрбияче булып эшли. Дәүләт укыган сыйныфта икенче ел гына эшләсә дә, балалар белән уртак тел тапкан ул. Тәрбияче буларак, Эльвира Фаат кызы дәрестән соң гел алар белән бергә, дәресләрен әзерләргә булыша, ялларын оештыра. Балалар аның һәрчак аларны тыңларга, киңәш бирергә әзер булуын белә. Шелтәләп тә алырга мөмкин. Әмма авыр чакта ярдәм кулы суза, шатлык-уңышларны уртаклаша. Балалар өчен тәрбияче – икенче әни. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки көннең күп өлешен ул алар белән үткәрә.
Быел Эльвира Фаат кызы ике тантаналы линейкада булган. Игезәкләре Кристина белән Серёжа укырга барган 6нчы мәктәптә (алар хәзер 1 «В» сыйныфы укучылары) һәм интернат-мәктәптә, чыгарылыш сыйныф укучылары белән. Аннары педагог паркта үз балалары һәм тәрбияләнүчеләре белән истәлеккә фотосессия оештырырга карар иткән.
– Тугыз айдан соң алар белән аерылышуны, аларның олы тормыш юлына аяк басачагын күз алдына да китерү авыр, – ди ул. – Шуңа күрә фотолар тантаналы да, моңсу да килеп чыкты.
– Кристина – бик җитди кыз, һәм бу аның чын күңелдән елмаеп төшкән сирәк фотоларның берсе. Дәүләт белән бергә төшү шундый тәэссоратлар калдыргандыр инде күрәсең, – дип елмая Эльвира. – Ул ике яшьтән биюгә йөри, әле “Сәфәр”дә шөгыльләнә. Кызым – “Милләтләр узышы”нда җиңүче һәм “Гагарин кубогы” бәйгесендә бүләкләнүче. Дәүләт – мәктәпнең алдынгы спортчыларының берсе, максатка омтылучан, сәләтле егет, медицина университетына керергә хыяллана. Ул гаиләдә иң өлкәне, шуңа күрә кечкенәләр турында хәстәрлек күрергә күнеккән. Иманым камил, аңардан яхшы табиб чыгачак.