Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
14 Сентября 2020, 07:55

“Башкортстан халкы бер командага әверелергә тиеш”

РФ Дәүләт думасы депутаты Инга Юмашева туймазылыларны кызыклы проект белән таныштырды

Шушы көннәрдә районыбызда Инга Юмашева булып китте, журналист, Мәскәүдән «Землячество Башкортостана» җәмгыяте рәисе, быел башланган «Башкортстан кешеләре» проектына җан өрүче һәм аның җитәкчесе ул. Аның төп тәгаенләнеше – төбәктән чыгучыларга ярдәм күрсәтү, Русиядә һәм бөтен дөньяда Башкортстанны таныту.
– Кайсы гына төбәктә яшә-венә карамастан, респуб-лика халкы бер командага берләшергә тиеш, – дип билгеләде проект максатын Инга Альбертовна.
Туймазы районы рес-публикада Юмашева танышкан 46нчы төбәк. Эш сәфәре вакытында ул район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән әңгәмәләште, Төмәнәктә урнашкан «Бабай утары» этнография комплексында, Альбина Имаеваның иҗат студиясендә булды.
«Башкортстан кешеләре» проекты кысаларында видеога төшерү төркеме Инга Юмашева җитәкчелегендә республика төбәкләре буенча сәяхәт итә. Сәфәрләренең төп максаты – республика буйлап автомобильләрдә сәяхәт вакытында һәр районның икътисади һәм сәяхәт үзенчәлеген күрсәтү, биредә яшәүче кешеләр турында бәян итү. Моннан тыш, аның сәхифәсенең башлангыч версиясе бар, анда теләгән һәркем теркәлеп, якташлары белән аралаша ала. Җәмәгать челтәрләрендә дә үз сәхифәләре бар аның. Республика районнары буй-лап сәфәрләре вакытында тупланган мәгълүматлар урнашытырылачак күләмле «Башкортстан кешеләре» порталы булдыруны күздә тота ул.
– Бөтен дөньяга рес-публикабызның һәр төбәгендә искиткеч гаҗәеп кешеләр яшәвен сөйләү һәм күрсәтү, төбәккә талантлы кешеләрне җәлеп итү мөһим эш дип исәплим, – ди Инга Альбертовна. – Кече ватанына ярдәм иткән меценатлар – аерым мәсьәлә. Алар моның белән ватанына мәхәббәтен чагылдыра. Башкаларны илһамландырыр өчен сөйлибез алар турында.
Туймазы районы буйлап сәфәре нәтиҗәләрен бәяләп, Юмашева яшьләр белән эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде: аның сүзләренә караганда, районда кеше чыганаклары өчен сукырларча көрәш алып бармыйлар, белгечләрне ватанына кире кайтару өчен көрәшәләр. Моның өчен хакимият үсеп килүче яшь буын белән мәктәп эскәмиясеннән үк шөгыльләнә, аның үсеше өчен шартлар булдыра. Бу балаларда да зур кызыксыну тудыра, яхшы белем алгач, бирегә кире кайтып, район иминлеге хакына хезмәт итү теләге көчәя аларда.
Читайте нас