Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
9 Сентября 2020, 07:55

“Транснефть – Урал” акционерлар җәмгыятендә алдынгыларны бүләкләделәр

“Транснефть – Урал” җәмгыяте хезмәткәрләре оешма һәм корпорация бүләкләренә лаек булды. Чара Нефть һәм газ сәнәгате эшчәннәре көненә багышланды

Бүләкләрне “Транснефть – Урал” акционерлар җәмгыяте баш директоры Роман Ковалев тапшырды.
Предприятиенең өч хезмәткәре илебезнең ягулык-энергетика комплексы үсешенә керткән саллы шәхси өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен РФ Энергетика министрлыгының “Мактаулы нефтьче” исеменә лаек булды. Тагын җиде кеше Энергетика министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Илле өч хезмәткәр - “Транснефть – Урал” акционерлар җәмгыяте грамоталары, 93 кеше предприятиенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнде. “Транснефть” системасы ветераны” дәрәҗәсенә 21 хезмәткәр лаек булды – аларның һәркайсы яраткан эшенә кимендә 20 ел гомерен багышлаган, зур уңышларга ирешкән.
“Тармак ветераннары нигез салган күркәм йолаларны дәвам итүегез, коллектив эшчәнлегендә яхшы нәтиҗәләр тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер булуыгыз өчен рәхмәт. Болар барысы да предприятие, төбәгебез һәм илебез иминлеге хакына багышланган яңа казанышлар нигезе”, - дип билгеләде Роман Ковалев.
Моннан тыш, коллективның ун әгъзасының фотопортретлары “Транснефть – Урал” җәмгыяте мактау тактасында урнаштырылган, тагын илле хезмәткәрнеке – Башкортстан, Чиләбе һәм Курган өлкәләре филиалларында.
Чара барышында коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча санитария-эпидемиология таләпләре үтәлде. “Транснефть – Урал” җәмгыяте филиаллары эшчәннәренә бүләкләр эш урыннары буенча узган тантаналы җыелышлар барышында тапшырылды.
Читайте нас