Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
9 Сентября 2020, 14:01

Шыксыз үрдәк бәбкәсе

Андерсенның “Шыксыз үрдәк бәбкәсе” әкиятендә кардәшләре белән кавышканчы, байтак маҗараларга юлыккан каһарманны кем генә хәтерләми икән?

Баксаң, бүген бу кошны һич уйламаган шартларда да очратырга була. Сишәмбе көнне Степная урамында яшәүчеләрнең берсе аңа буш яланда юлыккан. Ул үзен ихатага куып кертергә тырышкан бала-чагага ысылдаган. Балалар аны көтүеннән аерылган каз дип уйлаган. Ир кеше исә аның имгәнгән аккош булуын чамалаган. Һәм пенсиягә кадәр ветеринар булып эшләгән күршесенә күрсәтергә карар иткән.
– Аккош ысылдады, якын җибәрмәде, шуңа күрә аны берничек тә карый алмадым, – ди Римма Меньшикова. – Аңа чүмечкә салып су, азык китердем. Аккош азыкка кагылмады, аның каравы, суны эчеп бетеп, чүмечкә кереп утырырга чамалады, сулык дип уйлагандыр инде. Кош язмышы башка күршеләрне дә кызыксындырды һәм алар “Туймазы хәбәрләре”нә мөрәҗәгать итте.
Без, үз чиратыбызда, яралы кошны сыендыра алачак оешмаларга һәм кешеләргә шалтырата башладык. Андыйлар байтак булып чыкты. Туймазы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте идарәсе рәисе Рәзим Фәткуллин үтенечебезне кире какмады. Ул аккошны тотып, “Айболит” ветеринария клиникасына алып китте, анда кошны карадылар, яраланган канатын һәм тәпиен эшкәрттеләр, дару бирделәр. Кош хәзер карантинда һәм ветеринарлар күз уңында.
Читайте нас