Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Ясно
Җәмгыять
8 Сентября 2020, 09:48

«Транснефть – Урал” җәмгыяте коллективы Башкортстан Республикасы Башлыгы бүләге белән билгеләнгән

Һөнәр бәйрәме – Нефть һәм газ сәнәгате эшчәннәре көне алдыннан “Транснефть-Урал” җәмгыяте сәнәгатьтәге казанышлары һәм төбәгебезнең җәмәгать-икътисад тармагы үсешенә керткән саллы өлеше өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатына лаек булды

Республиканың ягулык-энергетика комплексы үсеше мәсьәләләренә багышланган хөкүмәт киңәшмәсе барышында Рәхмәт хаты “Транснефть - Урал” җәмгыяте баш директоры Р.Н. Ковалевка тапшырылды. “Транснефть – Урал” җәмгыяте - “Транснефть” системасының иң зур оешмаларының берсе һәм менә кимендә 70 ел инде Русиянең сигез төбәге һәм Төньяк Казагыстан биләмәләрендә киң магистраль торбаүткәргечләр челтәре буенча нефть һәм нефть продуктлары кудыру-озату белән мәшгуль. Башкортстанда предприятиенең алты филиалының дүртесе урнашкан: Туймазы, Черкасск, Арлан нефть кудыру идарәләре, шулай ук Магистраль нефтьүткәргечләрдә аварияләрне кисәтү һәм нәтиҗәләреннән арыну буенча Махсуслашкан идарә бу. Төбәк биләмәсе буенча кимендә дүрт мең километр магистраль торбаүткәргеч уза – предприятие җаваплылыгы төбәгендәгенең яртысы диярлек. Атап әйткәндә, Уфа һәм Салават нефть эшкәртү заводларына нефть озату тәэмин ителә, арытабан илебездәге кулланучыларга һәм экспорт юнәлешендә озату өчен нефть эшкәртү заводларыннан нефть продуктлары кабул ителә.
“Транснефть – Урал” җәмгыяте – җаваплы эш бирүче һәм күпләп салым түләүче. 2019 елда республика бюджетына салым чигерүләре 2,835 млрд сум тәшкил иткән. 2020 елда бу күрсәткеч 2,953 млрд сум дәрәҗәсендә фаразлана. Коллектив кимендә җиде мең кешедән гыйбарәт, шул ук вакытта 4,2 меңләбе республика биләмәсендә эшли. БР биләмәсендә соңгы өч елда предприятие тарафыннан салынган акча күләме 27 млрд сум диярлек тәшкил иткән: акционерлар җәмгыяте инфраструктураны һәм сәнәгать объектларын чәмле камилләштерә, алдынгы технологияләр кертә, механика-технология җиһазлары паркын яңарта.
“Транснефть – Урал” җәмгыяте алмаш әзерләү өлкәсендә Башкортстанның алдынгы мәгариф оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Предприятие ярдәме белән республикада байтак җәмәгать-икътисад тармагы объектлары төзелгән һәм үзгәртеп корылган. “Транснефть-Урал” җәмгыяте хәйрия проектларын чәмле тормышка ашыра, аның эшчәннәре ирекле ярдәмчеләр эшчәнлегендә катнаша.
Предприятие архивындагы фото.
Читайте нас