Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Ясно
Җәмгыять
7 Сентября 2020, 10:05

Насосларның төзексезлеген тавышы буенча билгели

Камилләштерү-яңарту газ эшкәртүчеләрнең эшен шактый җиңеләйткән

Бүген дә, байтак еллар элек булганча, техника белгечләренә ихтыяҗ зур. Нефтьчеләр арасында исә алар байтак. Хәтта алтмыш яшь чиген узып та, алар эш нәтиҗәлелеген һәм осталык дәрәҗәсен киметми, тәҗрибәсен яшьләргә уртаклаша. “Туймазы газ эшкәртү предприятиесе” җәмгыятенең технология насослары машинисты Юрий Зиманов югары һөнәр осталыгы белән раслый моны.
Юрий Аркадьевич Шаран районының кечкенә бер авылында туган, нефтьчеләр хикәятләрен тыңлап үскән дияргә була. Өлкәннәргә машина һәм мотоцикллар ремонтларга ярдәмләшкән, техника әдәбияты белән кызыксынган һәм 15 яшендә арытабан кем булачагын хәл иткән. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң 1973 елда Туймазыдагы 54нче урта техника һөнәр белеме училищесына юл тоткан. Токарь һөнәрен үзләштереп, Октябрьский ремонт-көйләү идарәсенә җиһазлар ремонтлаучы слесарь булып урнашкан. Яшь кеше тиз арада токарь һәм слесарь эше нечкәлекләренә төшенгән, сварка җиһазына да тотынган.
– Мин, авыл егете, беренче тапкыр хәвефле газ эшкәртү тармагына килеп эләктем. Баштагы мәлдә авыррак иде. Миңа остазлар беркеттеләр, алар эш уңаенда газ эшкәртүдә кулланылган күләмле үзәкләрне ничек хезмәтләндерергә кирәклеген аңлатты. Ун кешедән торган бригадабыз компрессорларны тикшерү һәм ремонтлау белән шөгыльләнде. Мәшәкатьле эш. Бер көч-куәт цилиндры гына да тонна чамасы, алар исә унлап. Без аларны механика тельферы ярдәмендә күчерә идек. Кайвакыт бер цилиндрны тартып чыгару өчен махсус чылбырны бишәр сәгать кулдан сөйрәдек. Минем сменада яшь кенә белгеч түзмәде: “Мин бурлак түгел”, – диде дә, эштән китте. Әмма мин физик эштән курыкмадым. Һәр агрегатны хезмәтләндерүгә бер ай чамасы вакыт китте. Ремонт тәмамланганнан соң ул тел-теш тидермәслек камил дәрәҗәдә булды. Эленке-салынкылык беркемгә рөхсәт ителмәде. Миңа иң ошаганы – техника бурычын үтәү өчен күмәк җаваплылык. Катлаулы сәнәгать шартларында сабырлык, оешканлык, чәмлелек, ярдәм итәчәкләрендә, кимчелек-җитешсезлекләрне аңлатачакларында ышаныч тәрбияләнде. Нефтьчеләр менә шундый еллар дәвамында сыналган хезмәт мәктәбе үтте.
1982 елдан Зиманов газ эшкәртү заводының бер эш башкаручысы булган Октябрьский ремонт-көйләү идарәсе участогында слесарь булып эшли, ун елдан соң алтын куллы белгечне газ эшкәртү заводына чакыралар.
2007 елда төп җиһазларны камилләштерү-яңарту башлана. Зиманов искеләрен сүтүдә һәм яңа газ-фракция корылмаларын эшкә кушуда катнаша.
– Ун тонналык пәһлевандай компрессорлар урынына заманчалары килде, – дип сүзен дәвам итә Юрий Аркадьевич. – Куәтле, җиңел, һәркайсы 800әр килограмм. Аларны хезмәтләндерү эше бермә-бер җиңеләйде. Бүген бер компрессорны тикшерү һәм ремонтлауны ике кешедән торган бригада ике көндә башкарып чыга. 2016 елның октябренә “Башнефть”кә караган Туймазы газ эшкәртү предприятиесе тулысынча “Роснефть”нең иярчен газны эшкәртүче технология чылбыры буынына әверелде. Бу безнең өчен бик күп автоматика барлыкка килүне аңлатты, мәсәлән, торбаүткәргечтәге эшермәләрне тикшергәндә (ачканда-япканда). Җитеш-терелгән нефть продуктлары ассортименты һәм күләме артты.
2018 елдан мине технология насослары машинисты итеп күчерделәр. Көн саен аларның эшен күздә тотам. Прибор күрсәткечләренең нормадан тайпылмавын күзәтәм. Байтак еллар дәвамында җиһазлардагы төзексезлекләрне тавышы буенча билгеләргә өйрәндем. Аларны ачыклау белән, смена операторына хәбәр итәм, аннары тагын да җентеклерәк эш башлана. Насосларны ремонтлау слесарьлары кушыла, мин кайвакыт аларга ярдәмләшәм. Үзем исә эчтән генә: “Егетләр, 80нче елларга караганда, сезнең эш җиңел хәзер”, – дип уйлыйм. Өстәвенә, яңа җиһазлар урнаштыру дәвам итә, димәк, яшь нефтьчеләргә физик яктан җиңелрәк булачак. Техника белемен исә даими арттырырга, камилләште-рергә туры киләчәк.
Юрий Аркадьевич үзе дә бу уңайдан булыша. Аның остазлыгы нәтиҗәсендә эшкә яңа килгән берничә егет белемле белгеч булып җитлеккән.
Технология насосларын хезмәтләндерү-дәге югары күрсәткечләре өчен Зиманов РФ Энергетика министрлыгыннан рәхмәт хаты һәм Туймазы газ эшкәртү предприятиесе Мактау грамотасы белән билгеләнгән.
Читайте нас