Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Җәмгыять
3 Сентября 2020, 07:41

Зурлап каршыладылар

Белем көнендә Ришат Халиков “Туймазы районының Мактаулы кешесе” исеменә лаек булды

Сигезенче мәктәп укучылары өчен үзенчәлекле Белем көне булды бу. Балаларны һәм педагогларны яңа уку елы белән котларга район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм шушы мәктәпне тәмамлаган Ришат Халиков килде.
Ришат Нурахман улы – данлыклы шәхес. Русиянең танылган дипломаты, кимендә 18 ел гомерен чит илләрдә дипломат бурычы белән озайлы командировкаларда үткәргән: Төркиядә, Әфганстанда, Пакыстанда. Соңгы елларда – Башкортстан Республикасының Русия Президенты карамагындагы тулы хокуклы вәкиллеге советнигы.
Сигезенче мәктәптә танылган якташын барысы да белә. Мәктәп музеенда аның байтак документлары, китап-лары, хатирәләре саклана.
– Балаларны аның “Дип-ломат язмалары” китабы җәлеп итә – анда бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган, – дип сөйли музей җитәкчесе Светлана Әхмәдуллина. – Ришат Нурахман улының безнең мәктәпкә һәр сәфәре – тоташ вакыйга. Ул искиткеч хикәятче. Күптән түгел, мәсәлән, мәктәптә “Яшь гайдарчы” билгесе булдырылуын, аны әзерләүдә үзенең дә катнашуын искә алды ул. Һәм 1964 елда ил буйлап сигезенче мәктәп укучыларының район буенча җыйган металлоломыннан коелган “Яшь гайдарчы” тепловозы хәрәкәт итүен. 200 тонна җыйганнар! Бу безнең тарих һәм без аны кадерләп сакларга тиеш.
Халиков Чакмагыш районында туган, уллары тугач та гаилә Туймазыга күчкән. Хәзер Ришат Нурахман улы Мәскәүдә эшли һәм яши, әмма Туймазыга еш кайта. Район һәм шәһәрдәге үзгәрешләргә сөенүен яшерми.
– Берничә генә көнгә кайтсам да, урамнардан җәяүләп узарга, таныш урыннарны, яңа күренешләрне фотога төшерергә тырышам. Һәрвакыт искиткеч нәрсәләргә юлыгам. Менә бүген, мәсәлән, иртәнге җиденче яртыда һава суларга чыктым. Иртә торырга яратам.
Балалар белән арала-шып, ул аларга югары бурыч-максатлар куюларын һәм шуңа ирешүләрен теләде. Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләрдән арынырга кушты.
Педагоглар һәм мәктәп укучылары күз алдында Айдар Рифгать улы Ришат Нурахман улына “Туймазы районының Мактаулы кешесе” түш билгесен тапшырды.
Ул бу исемгә туган илебез һәм кече ватаны иминлеге хакына тугры хезмәте белән ирешкән. Хәзерге мәктәп балалары өчен лаек үрнәк.
Читайте нас