Татьяна Котова 1929 елның 7 гыйнварында Ырымбур өлкәсе Баклановка авылында туа. Әти-әнисе колхозда хезмәт сала, гаиләдә дүрт бала үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, кыз педагогия училищесына укырга керергә җыена. Әмма Бөек Ватан сугыш башлана һәм аның ниятләре тормышка ашмый кала. 1941 елның 22 июнендә кырда чүп утаган хатыннар янына җайдак килүен һәм: «Сугыш башланды. Безгә немецлар һөҗүм итте!» – дип кычкыруын ул бүгенгедәй хәтерли.
Озакламый әтисен фронтка алалар. Татьянаны авылдагы башка кызлар белән бергә торф чыгарырга озаталар. 1942 елда аны тракторчыга укырга җибәрәләр. Алты ай дәвамында ул ир-егетләр һөнәрен өйрәнә, 1943 елның язында трактор руле артына утыра.