Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Дождь
Җәмгыять
31 Августа 2020, 09:45

“Хатлар яздым утырып...”

Нәрсә ул посткроссинг, каян барлыкка килгән һәм ни өчен аның белән йөз меңләп кеше мавыга?

Кешеләр бер-берсенә кәгазь хатларны елдан-ел сирәгрәк яза. Дөньяның теләсә кайсы почмагына күз ачып йомганчы барып җиткән электрон почта булганда, кәгазь хатларга ни хаҗәт? Әмма почта элемтәсенә, атап әйткәндәй, кәгазь открыткаларга тугры калган кешеләр дә бар икән.

Иске Туймазыда яшәүче 14 яшьлек Юлия Вәли-әхмәтованың тупланмасында биш йөзләп открытка. Берничә ел элек ул үзенчәлекле проект – 50 миллионнан артык катнашучысы булган посткроссинг чарасына кушыла. Туймазы районында бу чарада катнашкан кешеләрне бармак белән генә санарлык.
Иске Туймазыда Юлия – танылган шәхес. Аны алып баручы сыйфатында авылдагы чараларга еш чакыралар. Ул җырлый, кул эшләре белән мавыга, мәктәптә дә яхшы укый.
– Посткроссинг белән очраклы рәвештә мавыгып киттем, – дип сөйли Юлия, – Элек мин фолдер – кесәләренә календарьлар, кәнфитләр, вак-төяк салына торган почта папкалары ясый идем. Аларны бүләк сыйфатында дусларыма һәм танышларыма җибәрдем. Бервакыт папкаларым өчен яңа уй-фикерләр эзләп, интернетка кердем һәм посткроссинг турындагы мәкаләгә юлыктым. Эшләп карарга булдым. Сәхифәдә 5 исем һәм адрес бирделәр, шуларга открытка җибәрдем, алар исә җавап итеп, миңа үзләренекен салды. Менә шулай башланды инде.
Хәзер минем тупланмада Русиянең барлык төбәкләреннән: Калининградтан алып Владивостокка кадәр кимендә 500 открыткам бар. Ирина Зинюкның мәзәк мәчеләр тупланмасын, Бэла Городецкая открыткаларын яратам. Вьетнамнан да үзенчәлекле, чагу хатларым бар.
Посткроссинг – бик гади. Моның өчен бары тик https://www.postcrossing.com/ сәхифәсендә теркәлергә кирәк. Сезгә открытка җибәрү өчен очраклы рәвештә сайланган адрес киләчәк. Һәркайсына код беркетелә: җибәрәсе илгә туры килгән ике хәреф – Русия өчен бу RU һәм тәртип саны. Хат хуҗасына барып ирешкәч, сез очраклы кешедән мондый “сәлам”не алачак чираттагы кешегә әвереләсез. Хатларны никадәр күп җибәрсәгез, сезгә дә шулкадәр киләчәк. Открыткаларда җаның ни тели шуны язарга мөмкин. Кемдер яраткан рецептын, кемдер шигырьләр яза. Хат алучылар эчтәлегенә дә, открытканың үзенә дә сөенсен өчен, җибәрер алдыннан хатларымны матур ябышкак һәм рәсемнәр белән бизим.
– Посткроссинг – шактый чыгымлы шөгыль. Бер открытка уртача 12-15 сум тора. Шуңа өстәп, җибәрү өчен түләргә кирәк. Русия өчен бу – 18, чит ил өчен 45 сум. Моңа әти-әниемнең вак-төяккә биргән барлык акчасы китә, – ди Юлия. – Әмма алар каршы түгел. Посткроссингның минем өчен, бәлки, беркайчан да барып күрә алмаган шәһәрләр һәм илләр белән танышу, инглиз телен шомарту, өстәвенә, тормышымны чәмләндереп җибәрү чарасы икәнен алар яхшы аңлый, чөнки хат тартмасында сине кемнән хәбәр көтәсен беркайчан да белмисең.
Читайте нас