Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Җәмгыять
27 Августа 2020, 08:00

Торак-үткәргечләр киләчәгеннән кунаклар

Торак-үткәргечләр хуҗалыгы эшчәннәренең төбәк бәйгесендә мактау баскычын тулысынча Туймазы слесарьлары һәм ихата себерүчеләре биләде

Кухняда краннан су тамган, электр үткәргече очкын чәчкән, радиаторлар чак җылыткан фатирда яшәп карагыз әле. Бер рәхәте дә юк, шулаймы? Бу мәшәкатьләрнең барысын да торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагы һөнәр ияләре ерып чыга. Һөнәр осталарының төбәк бәйгесендә булганнан соң моңа чираттагы тапкыр инандым.
Су акмас, очкын чыкмас
Бәйгедә өч дистәләп торак-үткәргечләр хуҗалыгы белгече катнашты – Октябрьский һәм Бәләбәй шәһәрләреннән, Туймазы, Бүздәк, Дәүләкән һәм республиканың башка районнарыннан слесарь-сантехниклар, электр-газ сваркачылары, электр монтёрлары, казанлык операторлары, ихата себерүчеләр, тракторчы-машинистлар бу.
Беренче өлештә бәйгечеләрнең белгечлеге һәм хезмәт хәвефсезлегенә кагылышлы белемнәре сыналды. Ул катнашучыларның теорияне яхшы белүен күрсәтте: күпләр тест сорауларына җавап бирү өчен тәгаенләнгән вакытның өчтән бер өлешен генә кулланды. Аннары гамәли өлеш башланды – алдынгыларны ачыкларга шул ярдәм итте дә инде.
Бәйге индустрия колледжының берьюлы берничә мәйданчыгында узды.
Слесарь-сантех-никлар мөмкин кадәр көндәлеккә тиңләштерелгән шартларда авариядән арынырга тиеш иде. Бәйгечеләргә су үткәргечләре өчен полипропилен торба өлешләре таратып бирелде. Алар шулардан зур булмаган суүткәргеч җыярга һәм шуңа су агымын көйләүче бик-эшермә эретеп ябыштырырга тиеш булды.
– Бу бирем гадәттән тыш вакыйга түгел – безнең өчен кичектергесез хәлләрдәге эш барышы, – диде Азат Ситдыйков.
Азат Айрат улы “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыятендә кимендә 10 ел эшли. Аның карамагында күпфатирлы берничә дистә йортның су үткәргече. Ахыр чиктә аның яхшы күрсәткечкә ирешүе һич гаҗәп түгел.
Әйткәндәй, слесарь-сантехниклар арасында мактау баскычын тулысынча туймазылылар биләде: икенче урында – “Төньяк” идарәче компаниясеннән Руслан Мусин, өченче урында – Серафимовканың “Инициатива плюс” җәмгыятеннән Михаил Максимов.
Электр-газ сваркачылары канализациянең “таушалган” торбаларын ямау белән мәшгуль иде. Сварка остаханәсендә һәр бәйгечегә кабинка бүленде – анда сварка эшләре хәвефсезлек техникасы буенча башкарылды. Җөйләрне ныгытып ябыштыру өстенә, аның тигез-нәфис булуы да зарур иде. Бу юлы да туймазылылар сынатмады. Иң күп баллны Айдар Муллакаев туплады. Ул – “Водоканал Туймазы шәһәре” вәкиле.
Электр монтёрлары барлык техника таләпләрен күздә тотып, электр схемалары төзеде. Бәйге комиссиясе әгъзалары катнашучыларның эш-гамәлләреннән күз яздырмады. Иң мөһиме – хәвефсезлек кагыйдәләреннән тайпылмасын, төзелгән схема эшкә яраклы булсын, бернинди кыска ялганышка да юл куелмасын. Туймазы шәһәр электр челтәрләре предприятиесеннән Эмиль Хөстниев җиңде бу бүлектә.
Тракторда – җеп буйлап
Туймазы 4нче казанлыгы бу көнне казанлык операторлары алышы мәйданына әверелде. Нәкъ биредә иң фидакарь эшчәннәр җыелган иде. Чөнки шәһәр халкы фатирларына килүче җылы асылда казанлык операторларына бәйле. Дөрес, бүген казанлыкларда күп нәрсәне автоматика күздә тота, әмма кешедән баш тартып булмый.
Бәйгедә катнашучылар казанлыкларны кабызуга әзерләү эшен күрсәтте.
– Һөнәр осталыгы бәйгесендә беренче генә катнашуым түгел, – ди “Туймазы җылылык челтәрләре” җәмгыятенең 7нче казанлык операторы Ирина Фәхретдинова. – Минем өчен бу үзенә күрә еллык эшемә йомгак: нәрсәгә өйрәнгәнмен, җитезлегем артканмы, гадәттән тыш шартларда дөрес карар кабул итәләмме? Елдан-ел үз көчемә ышаныч арта.
Нәтиҗәдә бу ышанычлылыгы акланды: ике сынау нәтиҗәсендә Ирина Фәхретдинова казанлык җиһазларының алдынгы операторы дип танылды.
Шул ук вакытта колледж ихатасында асфальт мәйданчыкта тракторчы-машинистлар тракторда нәфис йөрү осталыгын күрсәтте: төрлечә урнаштырылган конусларны урады – имеш, бу гадәти күпкатлы йорт ихатасы, анда сак кына урап узарга кирәкле объектлар җитәрлек. Әйтергә кирәк, бу бәйге шушы көннәрдә генә “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыяте тарафыннан йорт яны биләмәләрен төзекләндерү өчен сатып алынган өр-яңа трактор өчен чирканчык булды. Компаниядән бу бүлектә катнашучы булмады, әмма техниканы тәкъдим итте.
Бүләкле урыннарны Октябрьский, Дәүләкән һәм Бүздәк районнары егетләре биләгән бердәнбер бүлек булды бу.
Чирәм өчен чәчтараш
Ихата себерүчеләргә тәртип урнаштыру бурычы йөкләтелде: бордюр нигезләрен кырырга, асфальтны себерергә, секатор ярдәмендә артык ботак-яфракларны кыркырга. Аннары кулларына триммер алып, колледж ихатасындагы чирәмлекләрне тигезләп чыкты алар.
– Безнең эшне җиңел дип булмый. Шәһәрдә минем карамакта Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы һәм Ленин проспектындагы берничә йорт ихатасы. Дөрес, үзәк урамнар, димәк, таләп тә күбрәк: ихатаны себереп, чирәмлекне тәртипкә китерсәң, шундук матурлык күзгә чалына, – ди “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыяте ихата себерүчесе Ренат Сәлимгәрәев.
Ихата себерүчеләр арасында беренче урында “Инициатива плюс” идарәче компаниясе” җәмгыятеннән Ирина Мусина. Икенче урында – “Импульс” җәмгыятеннән Флүр Зиннәтуллин, өченче – “Төньяк” җәмгыятеннән Люция Габбасова.
Һөнәр осталарын осталар бәяләде
Жюри районның үткәргечләр предприятиеләре белгечләреннән тупланды. Мәсәлән, слесарь-сантехниклар квалификациясен – “Водоканал Туймазы шәһәре” җәмгыяте сәнәгать-техника бүлеге начальнигы Рифгать Нуретдинов, казанлык операторларын – “Туймазы җылылык челтәрләре” җәмгыяте баш инженеры Владислав Исламов, электр монтёрларын “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте өлкән диспетчеры Алексей Арефьев бәяләде.
– Бүген без һөнәр осталарының эш дәрәҗәсен күрдек, торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагында эшләүче һәркем моңа омтылырга тиеш, – дип йомгаклады жюри эшен район хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин.
Төбәк бәйгесе җиңүчеләренә һәм бүләкле урыннар яулаучыларга кыйммәтле бүләк һәм грамоталар тапшырылды. Алар бу бәйгенең республика өлешендә алдынгы исемен яклаячак.
Читайте нас