Җомга көнне үзәк мәдәният һәм ял паркына шәһәрнең төрле төбәгеннән үсмерләр агылды. Кем нәрсәдә – скейтта, ВМХ-велосипедларда, трюк самокатларында. Соңгы ике атнада скейтдром төзелеше ничек баруын белер өчен паркка көн дә диярлек сугылдылар. Һәм бүген алар урамына бәйрәм килде: подрядчы – Питердан "FK-ramps" фирмасы төзелеш эшләрен төгәлләде һәм биләмәне яшь скейтерлар һәм рейсерлар карамагына тапшырды.
Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, объектны ачып, спорт мәйданчыгында яшьләрне күрүенә шат булуын белдерде. Скейтдром барлыкка килү аларга спортның экстремаль төрләрендә яңа казанышлар яулау мөмкинлеге бирә. Парк директоры Дмитрий Ващук, ачынып, паркның быел коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә эшли алмавын хәбәр итте. Әмма шуңа карамастан, анда яңа объектлар төзү тукталмый. Ул скейтерларга мәйданчыкларның һәрвакыт ачык булачагын вәгъдә итте һәм алардан бу биләмәдә тәртип саклауны үтенде.
Рөхсәт-хуплау алган егет-ләр яңа модульләрдә трюклар күрсәтергә ашыкты. 15 яшьлек Никита Усманов нәкъ шуның өчен күрше Октябрьскийдан килгән.
– Безнең шәһәрдә дә спорт мәйданчыклары бар, әмма дулкын һәм волрайд юк, бирегә шуның өчен килдек, – ди ул.
Бертуган Абдуллиннар – 9 яшьлек Рафаэль белән 7 яшьлек Радель трюк самокатларында узыша. «Бирегә һәркөнне киләбез, 180 градуска хенд-плент ясарга өйрәндек тә инде», – дип мактанды малайлар.
Өлкәнрәк үсмерләр команда оештырган хәтта, үзләрен «Соус-драйв» дип атаганнар. Мәйданчыктагы тәртип өчен борчылмавыбызны үтенделәр. «Нәниләрне дә кыерсытмабыз – килсеннәр, күнексеннәр, урын барыбызга да җитә. Белгәнебезне өйрәтербез”. Менә ичмасам чын егет сүзе!
Яңа спорт мәйданчыгы шәһәр халкы тәкъдиме буенча “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” программасы кысаларында барлыкка килде.