Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Августа 2020, 08:50

Нәни дустыбызга кием

«Игелеклелек вирусы» чарасы кысаларында өч айлык Даниярга “Туймазы хәбәрләре” гәзитен укучылар исеменнән биләү һәм распашонкалар тапшырылды

Быел яз үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, гәзит редакциясе коронавирус нәтиҗәсендә авыр хәлгә тарыган туймазылыларга ярдәм итү өчен хәйрия максатында “Игелеклелек вирусы” чарасы оештырды. Шушы дәвердә без әниләре ялгыз бала тәрбияләгән һәм ишле гаиләләргә, эшсез һәм акчасыз калган дистәләгән кешегә ярдәм күрсәттек. Хәйрия эше белән шөгыльләнергә гәзит укучыларыбыз – эшкуарлар, яшьләр, пенсионерлар булыша безгә.
Шушы көннәрдә редакция-гә Әгертамак төбәгендә яшәүче Галина Абдукаева мөрәҗәгать итте. Ул бала киемнәре китергән. "Игелекле, саваплы эш башкарасыз. Сезгә ярдәм итәргә телим", – диде ул.
Кемгә ярдәм кирәклеген ачыклау максатында “Гаилә” үзәгенә шалтыраттык. Күптән түгел белгечләр күз уңына өч айлык сабыен тәрбияләүче Гәрәевлар эләккән. Гаилә башлыгы эшли, әнисе декрет ялында. Гаилә тату, ир белән хатын бер-берсенә ярдәм итә, әмма бераз матди авырлык кичерә.
20 яшьлек Гөлназ өчен гаилә – катлаулы тормыш сынаулары үтеп ирешкән бәхет утраучыгы ул. Ун яшенә кадәр ул әти-әнисе, апасы һәм сеңлесе белән бәхетле, гамьсез тормышта яши. Әтисе юл-транспорт казасында һәлак булып, аның артыннан әнисе дә хәбәрсез югалгач, барысы да үзгәрә. Өлкән кызлары – тугызынчы сыйныф укучысын әбиләре үз янына ала, төпчекләрен – 10 яшьлек Гөлназ белән 6 яшьлек Алсуны күрше Шаран районындагы балалар һәм үсмерләр өчен җәмәгать приютына урнаштыралар.
– Без тәгаенләнгән приютта барысы да ят иде. Әмма беркем дә кыерсытмады һәм тора-бара бу тормышка күнегә төштек. Ярты елдан соң Чакмагыш районыннан бер гаилә безне асрамага алды. Сеңлем тиз ияләште аларга, мин исә бу кешеләрне үз итәлмәдем. Мәктәптән соң училищега укырга кердем һәм алардан бөтенләйгә чыгып киттем.
Гөлназ пешекче һәм бухгалтер белгечлеген үзләштереп, бер елдан соң туган районына кайткан, муниципалитет аңа, шулай ук апасына да, Кандрада бер бүлмәле фатир биргән. Шул вакыттан яңа тормыш башланган. Гөлназ кияүгә чыккан һәм күптән түгел бәбиләгән, әти-әнисе улына Данияр дип исем кушкан.
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз! Чара дәвам итә. Әгәр тормышта авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итәргә теләсәгез, редакциягә (Мичурин урамы, 20б) азык-төлек, кием-салым, аяк киемнәре китерә аласыз. Җентеклерәк мәгълүмат – 5-12-90 телефоны буенча.
Читайте нас