Туймазы хәбәрләре
+22 °С
Дождь
Җәмгыять
24 Августа 2020, 12:30

Җиңү акчарлагы

Гәзитебез майдан августкача дәвам иткән “Туймазы районының иң гүзәл төбәге” фотобәйгесе җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.

Җиңүчеләрнең берсе – 20 яшьлек Анастасия Хәбибуллина. Ул бәйгегә берничә табигать күренешен чагылдырган фотолар җибәргән, шуларның берсе – “Күл өстендә акчарлак” җиңүче булды.
Анастасия – студент, Ставропольдә Төньяк-Кавказ федерация университетында информатика укытучысына укый. Каникулын кыз Кандракүл буенда үткәргән, А. Гайдар исемендәге лагерьда вожатый-әйдаман булып эшләгән.
– Табигатькә мөкиббән мин, Кандракүл исә – яраткан ял урыны, – ди Анастасия. – Асылда тәүлекнең төрле вакытында пейзажлар төшерәм. Иртән яки кич бер үк урынның төрлечә күренүен, ел фасылларына карап үзгәрүен күзәтергә яратам. Бәйгедә җиңгән сурәтем, әйтергә кирәк, иң яратканнарымның берсе, былтыр лагерь биләмәсендәге басмадан ясалган, балаларны йок-ларга яткыргач, күл буенча төштем. Күргәннәрем таң калдырды. Кайвакыт кадр каһарманы артыннан сәгатьләр буе йөрисең, тик бер нәрсә дә килеп чыкмый. Монда исә акчарлаклар үзләре үк композиция тудырды, миңа төймәгә генә басасы калды.
Читайте нас