Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ясно
Җәмгыять
24 Августа 2020, 09:00

100 балл өчен премия

Башкортстанның 100 укытучысына укучылары БДИда йөз балл җыйган өчен 50шәр мең сум премия тапшырылачак.

Алдынгылар исәбендә туймазылылар да бар. Премияне Туймазы 7нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Әхтәриева (укучысы Татьяна Данилконың БДИдагы югары күрсәткече өчен), 8нче мәктәпнең химия укытучысы Гөлнара Ногманова (укучысы Энҗе Бадыкшанова иң югары балл җыйган), Серафимовка 3нче мәктәбенең физика укытучысы Зәбирә Өметбаева (укучысы Дамир Гайфуллин бу фәнне йөз баллга тапшырган) алачак.
Фото: inchernogolovka.ru
Читайте нас