Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Җәмгыять
20 Августа 2020, 11:55

Заманча сыйфатлы техника

«Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы» акционерлар җәмгыяте тагылма һәм ярымтагылмалар җитештерә башлады

Машина эшләү тармагы базарында һәрвакыт кис-кен көндәшлек күзәтелде. Элек кояш астында урын өчен көрәш асылда чит ил җитештерүчеләре арасында барса, бүген аларны илебез предприятиеләре кысрыклап чыгарды. Продукциясенә чит илдә дә ихтыяҗ зур компанияләрнең берсе безнең шәһәрдә урнашкан. Даими үсеш һәм яңа карарлар эзләү нәтиҗәсендә «ТЗА» җәмгыяте дөнья күләмендә танылган алдынгы предприятиеләр белән көндәшлек итә.
40 ел дәвамында «ТЗА» заводы илебезне бетон катнаштыргыч һәм бетон насослары белән тәэмин итә, Русия базарының 70 процентын били. Соңгы вакытта предприятие продукциясе БДБ илләренә, Сурия, Бангладеш һәм Кубага озатыла. Әле завод сәнәгатьнең янә бер өметле тармагын – тагылма һәм ярымтагылмалар әзерләүне үстерә.
Яңа техника былтыр ук әзерләнә башлаган. Предприятие инженерлары тагылма һәм ярымтагылмаларны барлык заманча таләпләр һәм халыкара сыйфат нормаларын исәпкә алып корган. Техника сертификатланган, һәм шушы ел башыннан заводта урман, контейнер ташу машиналары һәм үзбушаткыч ярымтагылмалар җыела башлаган. Урман ташучы ярымтагылмаларның беренче партиясе Кировтагы заказчыга озатылган да инде һәм уңай бәя алган. Диңгез судноларыннан йөк ташу өчен тәгаенләнгән контейнер ташыгычларның да кимчелеге табылмаган. Алар Санкт-Петербург, Хабаровск һәм Новороссийскидагы зур портларга озатылган.
– Яңа линия ачу карары юктан гына барлыкка килмәде, – ди «ТЗА» җәмгыяте баш директоры Сергей Кленько. – Базарны күләмле маркетинг тикшерү, ихтыяҗ һәм тәкъдимнәрне анализлау, төгәл исәп нәтиҗәсе бу. Безнең алга баш предприятие тарафыннан куелган бурыч шактый саллы – базарның күп өлешен тагылма һәм ярымтагылма техника белән тәэмин итү. Моның өчен киләсе ике-өч елда без Русия һәм чит ил юллары буйлап йөриячәк пәрдәле ярымтагылма һәм цистерналар җитештерүне көйләүне күздә тотабыз.
Сергея Викторович сүзләренә караганда, баш предприятие – «КАМАЗ» җәмгыяте – Туймазы тагылмалары һәм ярымтагылмаларына танылу яуларга ярдәм итеп кенә калмый, ул төп заказчыларның берсенә әвереләчәк: аның авыр йөк машиналары төбәгебез ярымтагылмалары белән бергә сатылачак. Совет чорына тәңгәл сыйфат дәрәҗәле премиум-класслы техника KÖGEL, Schwarzmüller, Schmitz ише танылган җитештерү-челәргә көндәш булачак. Янә бер мөһим вакыйга – заводның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының “Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру” дәүләт программасында катнашуы. Аңа ярашлы рәвештә, «ТЗА» җәмгыятенең тагылма һәм ярымтагылмалы техникасына ия булучылар 500 мең сумга кадәр дәүләт субсидиясе алала.
Предприятие гаять күп яңа техника сатуны күздә тота – елына 3000 берәмлек чамасы. Моңа заводның әлеге сәнәгать куәте генә җитми, шуңа күрә икенче корпусны эшләтү турында карар кабул ителгән, тиздән бирегә яңа җиһаз кайтарылачак.
Димәк, шәһәрдә бер йөзләп яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Аеруча сваркачылар, сыгучылар, вальцовкалаучылар, металл кисүчеләр, токарьлар, фрезачылар, кранчы һәм буяучылар таләп ителә. Завод җитәкчеләре теләгән һәркемне шушы белгечлекләр буенча түләүсез укытырга әзер.
Читайте нас