Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
20 Августа 2020, 12:05

Хәбәрсез югалмаган

Туймазыдагы гаилә фронтовик-бабасын ул һәлак булганнан соң 78 ел узгач эзләп тапкан

Русиядә Бөек Ватан сугышы шаукымы кагылмаган кеше юктыр. Безнең гаиләдә дә ике картәтиебез дә сугышта катнашкан. Шуларның берсе – Муллаян Гыйльфан улы Гыйльфанов.
Аны фронтка алгач, картәниебез өч кызы һәм өч улын ялгызы аякка бастыра. Тормыш иптәше нәзерен әйтеп калдыра: “Балаларны сакла. Минем кайтуыма барысы да исән булсын”. Әмма картәтигә кире кайтырга насыйп булмый. Башта аның кара кәгазе, соңыннан хәбәрсез югалды дигән хаты килә. Туганнары озак еллар аның язмышын ачыкларга тырыша. Ләкин нәтиҗәсез.
Оборона министрлыгы архивына мөрәҗәгать иткәч, өмет чаткысы кабынды.
Күпьеллык эзләнүлә-ребезнең нәтиҗәсезлеге сугыш ыгы-зыгысында картәтиебезнең исем-фа-милиясе дөрес язылмауга бәйле икәнлеге ачык-ланды. Аның турындагы мәгълүматны тормыш иптәше Сәлимәгә бәйләгәч кенә эзенә төшә алдык. Архивариуслар хатыны Сәлимә Гельфанова Салкын Чишмә авылында яшәгән Гельфанов Мулаар турында мәгълүмәт таба. Чынлап та, 1953 елның 15 июленә кадәр Татар-Олкан авылы Салкын Чишмә авыл советына караган була. Барысы да туры килә! Шул елның гыйнварында исә Оборона министрлыгы безгә белешмә җибәрә. Анда Башкорт АССРы Туймазы районында туган 4нче кавалерия дивизиясе кылыччысы гвардия рядовое Гыйльфанов Муллаян Гыйльфан улы 1942 елның 8 августында һәлак булган дип язылган. Ул Смоленск өлкәсе Сычев районы Подъяблоня авылында җирләнгән. Моннан тыш, 4нче кавалерия дивизиясе 2нче гвардия кавалерия корпусының 1нче эскадроны 2нче гвардия кавалерия полкының шәхси составы идарәсенең 1942-1944 еллардагы югалтулар исәбе китабында 1нче эскадронның 16нчы гвардия кавалериясе кылыччысы да язылган. Димәк, бабабыз сыбайлы булган!
Шуннан соң эзләнүләргә абыем Ринат Гыйльфанов та кушылды. “Халык хәтере” сәхифәсендә ул 2нче гвардия кавалерия корпусының хәрби бүлекләре урнашкан схемалар, хәбәрләр һәм хәрби хәрәкәтләр журналына юлыга. Бу журнал буенча картәтиебезнең Көнбатыш фронтында Ржев-Сычев һөҗүм итү операциясе вакытында башын салган соңгы мизгелләрен күрергә була.
Без иртәнгә кадәр бу журналның дистәләгән битен укып
чыктык.
Аңардан өзекләр китерәбез: “1942нче елның 5 августында Көнбатыш фронтының командующие, армия генералы Жуков генерал майор Крюковка шундый бурыч куя: “Держа елгасын кичәргә һәм 7 августта Яшел Үзән, Неполь, Алексютинки төбәгенә чыгарга”. “8 августта яңгыр яву сәбәпле, Гжать елгасының суы күтәрелде һәм елганы җәяүләп кичү мөмкин булмады. Көчләр тупланган бистәдә юллар бик начар... Шул сәбәпле, барлык олаулар да килеп җитәлмәде.
Полкның сапёрлар бүлекчәсе саллар һәм басмалар төзү эшен башкарды. Җимерек йортларны һәм сарайларны төзелеш чималы сыйфатында кулланды.
Елга аша күпер салуга яңгырлар яву сәбәпле көчәйгән агым комачаулады. Гжать елгасының киңлеге 63 метр, тирәнлеге 2 метр тәшкил итә. Елганы атларда чыгу мөмкин түгел”.
Журналдан тагын шуны белдек, 16нчы полкның бер өлеше Гжать елгасының сул ярына чыга алган, икенче өлеше уң ярда калган. Азык-төлексез, коралдан бары тик кылычлары гына. 1942 елның 7-18 августында авиация һөҗүме нәтиҗәсендә 991 кеше һәлак була, 2508 кеше яралана, 390ы хәбәрсез югала.
Соңыннан без Смоленск өлкәсе хәрби комиссариаты белән элемтәгә кердек. Безгә картәтиебезнең кабат җирләнгәннәр исемлегендә булмавын хәбәр иттеләр. Димәк, ул элекке урынында җирләнгән. “Одноклассники” сәхифәсендә Казагыстанда яшәүче танышыбыз: «Урыныгыз белән ялгышмагыз – Сычев районындагы Подъяблоня һәм Подъяблонька авылларын бутамагыз», – дип киңәш бирде.
Хәзер безнең максатыбыз бер: Туймазы туфрагын алып барып, Смоленск өлкәсе Гжать елгасы ярларына тарату. Аннан исә Смоленск туфрагын алып кайтып, гомере буе ире хәтеренә тугры калган картәниебез Сәлимә каберенә салу.
Читайте нас