Шушы дәвердә бина туймазылыларны үзенә җәлеп итүче үзәккә, милли йолаларны саклаучы һәм үстерүче дуслык йортына әверелде.
— Оешманың бурычы – халкыбызның тарихын һәм мәдәниятен хәтерләргә һәм хөрмәтләргә омтылган төрле буын вәкилләрен берләштерү. Моның өчен үзәктә очрашу, бәйрәмнәр, флешмоблар үткәрү, кино күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган. Балаларны туган телгә өйрәтү сыйныфы ачылган, татар хореографиясе һәм вокал, кул эшләренә өйрәтү түгәрәкләре эшли, – ди үзәк җитәкчесе Айгөл Гәрәева.
Балалар татар телен уен рәвешендә өйрәнә. Бу әкият, җырлар, шигырь, әсәрләрдән өзек сәхнәләштерүдән гыйбарәт. Күптән түгел, мәсәлән, үзәктә токмач кисү буенча осталык дәресе үткәрелгән. Моңа, әлбәттә, өйдә дә өйрәтеп була, әмма педагогларның салмак тавышы астында яшьтәшләрең арасында эшләү күңеллерәк. Тырыш кызлар үзләре камыр баскан, аны җәйгән һәм нәзек итеп кискән. Хәзер булачак хуҗабикәләрнең аш-су әзерләү серләренә янә бер милли аш рецепты өстәлгән. Ә малайлар нишли дисезме? Алар да кул кушырып утырмый – остазлары Рим Фәсхетдинов белән сыерчык оялары ясый. Ярыйсы гына килеп чыга. Күпләренең кулына чүкечне беренче генә тапкыр алуына ышанасы да килми хәтта. Аның каравы, әлегә кошлар өчен булса да йорт төзиләр – кайчан да булса башларга кирәк ич инде!
Тарих-мәдәният үзәгенә бала-чага гына йөрми. Өлкән яшьтәге туймазылылар да биредә ялларын күңелле үткәрә. Күптән түгел Шаран районыннан килгән кунак, язучы Зинфира Зәйдуллина теләгән һәркемне йон эрләргә өйрәткән. Кул эше остасына азмы, күпме – 81 яшь! Хатын-кызларның борынгы баш киеме – калфак тегү һәм бизәү буенча осталык дәресе дә бик кызыклы булган. Аны «Фрида» ательесы җитәкчесе Әлфия Азнабаева үткәргән.
Татар үзәгендә Башкортстан һәм Татарстаннан язучылар, шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре – еш кунак. Биредә китапларны тәкъдим итү кичәләре, кызу бәхәсләр һәм тәҗрибә уртак-лашу үтә. Шушы көннәрдә безнең шәһәрдә туып үскән, хәзер Дүртөйле шәһәренең мактаулы кешесе Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе Газим Сәетов белән очрашу үткән.
2019 елда үзәктә “Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлеге” төбәк җәмәгать оешмасы бүлекчәсе ачылган. Аңа Рәвия Фәрхитова җитәкчелек итә. Бирегә милли мәдәниятне, йолаларны, күпгасырлык гореф-гадәтләрне саклау теләге белән янган гүзәл зат вәкилләре килә.
Бер ел элек бинада «Тәртип Туймазы» радиостудиясе ачылган, ул татар телендә җырлар һәм тапшырулар трансляцияли. Берәр вакыт FM 91,9 дулкынында татар телендә сөйләгән моңлы тавышларны ишетсәгез, белеп торыгыз – Айгөл Гәрәева белән Илшат Мирзагалиев тыңлаучыларын сәламли, димәк. Алар белән бергә калыгыз!