Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Җәмгыять
18 Августа 2020, 13:41

«Алма, пеш, авызыма төш...»

Кәкребаш авылында яшәүче ир фронтовик бабасыннан калган бакчаны тергезгән

Кәкребаш авылында яшәүче Рафаэль Шәриповка без көн төшкә авышканда барып кердек. Һәм исебез китте: авызда эреп торган “Урал” алмасы, спартан, антоновка, сусыл ак алма, баллы алма, “башкорт гүзәле” – биредә кая карама алмагач. Бер алмагачта – хәтта берничә сорт! “Бернинди могҗиза да юк, гомер буе механизатор булып эшләсәм дә, бары тик акыллы китаплардан эстәгән үсемлек үстерүгә кагылышлы агрономия белемнәремнең нәтиҗәсе генә”, – дип сөйли авыл ир-егете.
35 ел элек бакчага очраклы рәвештә килеп эләккән кыргый алма орлыгыннан үсеп чыккан алмагачка Рафаэль Мәсабих улы сортлы алма ботакларын ялгый башлый. Шуннан бирле тәҗрибә үткәрүен дәвам итә: кыргый алмагачка әле бер ботак, әле икенчесен ялгый – һәр сорт өчен туры килгән урын эзли. Максаты – алмагачның яңа сортын чыгару түгел, бары тик бабасы утырткан элекке алмагачларны саклап калу. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган, алмагачлары исә һаман да җимеш бирә, алар шулкадәр күп ки, Рафаэль Мәсабих улының тормыш иптәше Лилия белән кызы Алсу чак эшкәртеп өлгерә. Кара көзгә кадәр компот каплый, повидло кайната, как коя.
— Иң карт агачларга 80 ел, калганнарына да яхшы хезмәт өчен “ветеран” дәрәҗәсе бирергә була, – ди Шәрипов. – Бабайның эшен әти белән бергә дәвам иттек. Ул чакта бәләкәй идем әле. Үзем буйлы агачларны чокырларга утыртканым хәтердә. Дистә еллар дәвамында алар мине генә түгел, әтинең йортын да узып китте. 1978 елда бик каты суыклар булды, агачларның бер өлеше туңды. Яз буе аларны «дәваладык», күбесен тергезәлдек. Аның каравы, хәзер миңа алмагачларны тәрбияләргә улым Радмир булыша, – ди гаилә башлыгы, кояштан күзләрен кысып.
Шәриповларның бакчасында 22 төп алмагач, кай-берләренең кәүсә-сенә колач җитми, җимешләре авырлыгыннан исә ботакларын җиргә игәннәр, сынып та куюлары ихтимал.
Алмагач – бакча күрке, әлбәттә. Әмма яшел биләмә белән танышып йөргәндә, чия, слива, тёрн, кура җиләк, грушага да тап булдык. Шәриповларга авитаминоз янамый, димәк.
Алманың яраткан сортлары турындагы сорауга Рафаэль Мәсабих улы әле дә булса җавап бирергә кыенсынуын белдерде.
— Алманың һәр сорты тәмле, һәркайсын яратам, – ди ул. – Өстәвенә, һәркайсы чиратлап җимеш бирә. Берсе баллырак, икенчесе әчкелтем, өченчесе кыш көне яхшырак саклана – һәркайсының үз уңай ягы бар. “Көнгә ике алма ашасаң, табиб кирәкми”, – диләр ич.
Читайте нас