Яшьлеккә кайтып булмый диләр. Әмма Нөркәй авылыннан 69 яшьлек Зинур Җәмгытдинов бу гыйбарәне инкяр итә. Үткәннәргә ул яшьлегендәге машиналарда кайта: кайчандыр “Туймазы” совхозының Тукай бүлекчәсендә шофёр булып эшләгән «ГАЗ-51» һәм «ГАЗ-21 Волга” автомобильләрендә. Соңгысында ул «Сельхозтехника» идарәчәсен йөрткән. Бу ике машина да совет заманында Горький автомобильләр заводында җитештерелгән. Алар инде күптән сәнәгатьтән алынган. Әмма абзый аларны уңышлы тергезгән, хәзер шәһәр һәм авыл урамнарын чарлый.
— Мин эшләгән “Волга” ул заман өчен иң модалы диңгез дулкыны төсендә иде, – дип исенә төшерә Зинур Инсафетдин улы. – Тормыш иптәшем белән аңарда ЗАГСка язылышырга бардык. Мин – руль артында, кәләшем ак күлмәктән янәшәмдә.
Безнең туй кортежы ике машинадан гыйбарәт иде – икенчесе шулай ук “Волга”, аңарда хезмәттәшем килде.
Гомеремдә байтак машиналарга җан өрдем. Яңаны алыр өчен акча җитмәде – гаилә, өч улыбыз. Арзанга гына иске машиналар сатып алдым, аны ремонтладым, йөрдем. Соңыннан саттым һәм икенчене алдым. Сәнәгатьтән алынган “Волга”ны сатып алыр алдыннан тергезү буенча шактый тәҗрибә туплаган идем инде.
“ГАЗ-21”не башта районыбызда эзләдем. Әмма тәкъдим ителгән машиналар күңелемә ятмады. Туры килгәнен Бәләбәй районы Аксаков авылында очраттым. Машина шактый таушалган булса да, йөри – аны алып кайту өчен эвакуатор ялларга туры килмәде. Мин аны улларымның берсе белән барып алдым.
Ретро-автомобиль Җәмгытдиновны торышы белән генә түгел, тышкы кыяфәте белән дә җәлеп итә. Аның капотында хромлы болан сыны урнаштырылган була – Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсенең символы бу.
Эш шунда ки, бу сын җиңел машиналарның беренче һәм икенче чыгарылышында гына бар. Соңыннан машиналарны болансыз гына эшли башлыйлар.
Автомобильне сүткәч, тергезүче аңа алмаш өлешләр эзли. Моңа берничә ел китә!
— Ремонтлау җәһәтеннән кыенлык булмады, – дип сөйли Зинур Инсафетдин улы. – Алмаш өлешләр табу гына мәшәкатьле, чөнки бу автомобильнең соңгысы конвейердан 1970 елда төшкән. Элекке элемтәләремне тергездем – кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләремә шалтыраттым. Үтенечемне кире какмадылар – байтагы кирәкле өлешләрне миңа түләүсез бирде. Әмма кайберләрен өчләтә кыйммәт хакка сатып алырга туры килде. Мәсәлән, машинаның өч “канатын” алмаштырдым, ә дүртенчесен берничек тә таба алмадым. Бер сәхифәдә аның өчен 12 мең сум сорадылар, сатулашкач, тугыз меңгә бирделәр.
Барлык ремонт эшләрен дә үзем башкардым, еш кына улларым һәм иптәшләрем ярдәм итте. Бергәләп салонның панелен һәм эчлеген, утыргычларны алмаштырдык.
Әзер дигәндә сатып алучылар пәйда булды. Алар аның өчен өр-яңа “җиделе” тәкъдим итте. Баш тарттым һәм бу хакта үкенмим. “Волга”да тормыш иптәшем белән кодаларга кунакка барабыз. Районга аның белән зур бәйрәмнәргә – 9 Майга һәм Сабан туена чыгабыз. Еш йөреп булмый, чөнки ул шактый авыр. Гадәттә эш буенча үземнең “җиделе”дә йөрим. Шулай да тергезелгән бер машинамны сатарга туры килде. Бу 1962 елда чыгарылган тентлы “ГАЗ-51” иде.
Аны үзем өчен тергездем, әмма Горький заводының музей хезмәткәрләре интернет аша бу хакта белеп калган.
Ике ел элек алар машинаны карарга килде һәм, мине күндереп, аны алып китте. Хәзер машинам музей ядкәрләре исәбендә.
Соңыннан тагын бер “ГАЗ-51” сатып алдым. Аңарда мунча өчен утын, мал-туарга печән ташыйм. Шулай итеп, бер машинам да эшсез тормый.