Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
17 Августа 2020, 14:53

Калыплардан тайпылган ремонт

“Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте объектын граффити белән бизәгәннәр

Чираттагы тапкыр Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 1нче йорт ихатасына килеп эләккәч, адресны ялгыштым ахыры дип уйладым – балалар мәйданчыгыннан соң элекке трансформатор станциясе урынында Кызыл мәйданда Җиңү көнен бәйрәм итү күренеше тасвирланган зур сурәткә тап булдым.
“Нәрсә бу? Әллә сәнгать күргәзмәсе килгәнме безгә?” – дигән уй үтте башымнан. Рәсемгә якынрак килгәч кенә “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте трансформатор алачыгының шундый күркәм кыяфәткә керүен аңладым.
Предприятие җи-тәкчеләре шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешен кертергә булган икән. Монда эшкә иҗади караганнар: урам рәссамы чакырып, аның нәрсә төшерәчәген хәл иткәннәр һәм атна дәвамында бер трансформатор алачыгының алгы ягын сәнгать әсәренә әверелдергәннәр.
— Предприятие карамагында йөздән артык объект бар, – диде предприятие җитәкчесе Айдар Гыйниятуллин. – Без аларны даими ремонтлыйбыз: акшарлыйбыз, буйыйбыз, профнастил белән әйләндерәбез. Ә быел тәҗрибә рәвешендә бер ярдәмче станцияне граффити белән бизәргә булдык. Рәсемнәрнең темаларын тиз хәл иттек: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, туймазылылар өчен кадерле гаилә төшенчәләре, әлбәттә. Һәм, хуҗа буларак, һөнәр мәсьәләсенә дә тукталырга карар иттек – ярдәмче станциянең бер стенасын зәңгәр күк җирлегендәге лампочка сурәте бизәде. Безнең тарафтан һәр йортка килгән яктылык һәм җылылык символы.
Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 1нче йорт ихатасы әлеге вакытта республиканың “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында төзекләндерә. Шуңа күрә бу ихатада тукталдык. Һәм хәзер безнең сурәтле объект ихатаның бизәгенә әверелде.
Анфиса АИТОВА.
Читайте нас