Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Дождь
Җәмгыять
17 Августа 2020, 14:43

Җиңүчегә бүләк – сөткә талон

Балага сөт ризыклары алу өчен хәбәрчебез биш сәгать вакытын сарыф иткән һәм сигез километр ара үткән

Шушы көнәрдә редакциягә 29 яшьлек туймазылы Алинә мөрәҗәгать итте.
— Иремнән аерылдым, – диде ул. – Ялгызым ике яшьлек кызымны тәрбиялим. Мохтаҗ буларак, күптән түгел түләүсез сөт ризыкларына документ рәсмиләштерергә карар иттем. Нинди документлар кирәклеген ачыкладым. Паспорт өстәленә белешмә сорап бардым, Дәүләт хезмәтләрендә теркәлергә кушып, кире бордылар. Күптармаклы үзәккә юл тоттым – анда баш тыкмалы түгел, чират, ә мин бала белән, аны калдырыр кешем юк. Анда миңа документ 10 көннән әзер була диделәр. Алда тагын ике оешма көтә, алардан башка белешмәләр алырга кирәк. Моңа күпме вакыт сарыф ителәчәген күз алдына да китерергә куркам.
Түләүсез сөт ризыклары – кирәк нәрсә, бигрәк тә ялгыз яшь әниләр өчен. Әмма аны юллап алу чыннан да шулай катлаулымы? Гәзитебез хәбәрчесе моны шәхсән сынап карарга һәм белешмәләр җыярга булды.
...Чәршәмбе. Иртәнге сәгать 9. Сөт кухнясы ишек төбендә торам. Чиста, уңайлы, кеше дә юк. Ишектә “Сөт ризыклары сишәмбе һәм пәнҗешәмбе бирелә” дигән игълан эленгән. Стендта сөт ризыклары алу өчен таләп ителгән документлар исемлеге урнаштырылган. Нинди документлар кирәк һәм аларны каян алырга – «ТХ» белешмәсе» бүлегендә.
Кухня хезмәткәре кайсы белешмәнең кайда бирелүен җентекләп аңлатты. Аның сүзенә ышанып, башта Чапаев урамындагы халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәгенә барырга булдым. Анда коронавирус нәтиҗәсендә халыкны шәхсән кабул итмәүләре ачыкланды. Әмма бар нәрсәдән хәбәрдар вахтер миңа бу белешмәне Салават Юлаев урамындагы күптармаклы үзәктә бирәчәкләрен әйтте. Шунда киттем. Күптармаклы үзәккә барып җитү өчен ярты сәгатьләп вакыт китте, бала белән озаграк булыр иде. Администраторга мөрәҗәгать иттем. Ул гаиләнең мохтаҗлыгы турындагы белешмәне алу өчен ата-ананың паспорты, балаларның туу турындагы таныклыгы һәм эш урыныннан гаиләнең кереме турында белешмә кирәклеген тәфсилләп аңлатты. «Бу белешмәне чиратсыз алу мөмкинлегем юкмы», – дип сак кына сорыйм. Кызганычка, балалы әниләр өчен ташламалы чират каралмаган. “Безнең клиентлар арасында яшь әти-әниләр, пенсионерлар күп. Чиратсыз үткәрсәк, күпләргә ошамаячак”, – дип аңлатты ул миңа һәм кирәкле белешмәнең өч эш көне дәвамында әзер булачагында инандырды (гәзит укучыбыз әйткәнчә, ун көннән соң түгел).
Көн төшкә авышты. Яшәү урыны буенча теркәлү турында белешмә сорап, паспорт өстәленә мөрәҗәгать итәргә булдым – бәлки, юлым уңар, чират булмас. Күптармаклы үзәктән Гагарин урамындагы паспорт өстәленә кадәр 20 минутта барып җиттем. Анда кеше чыннан да әз. Чөнки бүген кабул итмиләр. Кабул итү көннәре – сишәмбе һәм җомга! Шунда ук ишектәге игъланга күз төшә: “Адрес-белешмә мәгълүматы Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша билгеләнгән кагыйдәләргә ярашлы гариза тапшыру юлы белән бирелә”. Димәк, алдан Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә кирәк. Белешмә тиз генә кирәк икән – кабул итүгә язылу шулай ук Дәүләт хезмәтләре сәхифәсендә.
Чапаев урамындагы йорт идарәсенә юл тоттым һәм йозаклы ишеккә юлыктым. Коронавирус нәтиҗәсендә халыкны кабул итү туктатылган икән ләбаса. Аның каравы, белешмәгә заказ бирү өчен телефон күрсәтелгән. Шалтыраттым. Теге башта телефонны алган кыз үтенечемне тыңлап торды да, адресымны язып алды һәм бер сәгатьтән Урманчы Морозов урамы, 17 адресы буенча килергә кушты.
Сәгать 15.10. Барлык оешмаларны урап чыгу өчен биш сәгатьләп вакытым сарыф ителде. Өстәвенә, мин әле барлык белешмәне дә җыеп бетерә алмадым, әмма бу мин кайбер оешмаларның эш тәртибен һәм кайберләрендә халыкны кабул итмәүләрен белмәгәнгә күрә генә. Кимендә сигез километр ара узганмын. Мин әле дәваханәгә педиатрга бармадым!
Күрүебезчә, сөт ризыклары алу өчен документ җыю җиңелдән түгел һәм байтак вакытны ала. Әмма йөрү үзен аклый. Сөт кухнясыннан алынган тазә эремчек, сөт, кефир, йогырт байтак акчаны янга калдырачак.
Гүзәл Хәмидуллина.
Читайте нас