Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Дождь
Җәмгыять
13 Августа 2020, 11:10

Айдар Рәкыйпов Хәмдүнә Тимергалиевага... тәкъдим ясаган

Җырчы өч көн комада булган

Бу хәл 2 гыйнварда булган. Арчага танышының юбилеена барган Хәмдүнә апа рәхәтләнеп җырлаган. Әмма хәле начарланган. Казанга алып кайтып, хастаханәгә салганнар. “Урынга ятканымны хәтерлим, калганын - юк. Өч көн комада булганмын. Уянып киттем дә, иң беренче чиратта йөрәгемне тотып карадым. Тибә бит, алтынкаем! "Иии, исәнсең икән, йөрәккәем!" - димен. Табиблар көлеп җибәрде. Шуннан соң бик җентекле дәвалау башланды. Тернәкләндем. Җырларга да маташам әле. Башта авыррак булды, хәзер барысы да элеккечә инде, шөкер”. Җырчы туган ягы Борай районының 90 еллыгына әзерләнә, сентябрьдә тормыш юлына багышланган китабы чыгуны көтә. Һәм... һаман да яшь егетләрнең күңел кылларына чиртә!
- Башкортстаннан Айдар Рәкыйпов дигән егет эзләп тапты әле, - дип, серен уртаклаша ул. - Бакчама килеп керде. Озын буйлы, чибәр егет, тавышы көчле! Тәкъдим ясый миңа...
- Дуэт җырларга инде! Әлегә...
Менә шулай, сигезенче дистәне ваклавына карамастан, һаман көр күңелле, шаян Хәмдүнә апа!
Фото: җәмәгать челтәрләреннән.
Читайте нас