Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
13 Августа 2020, 09:27

Алмагач күләгәсендә энҗе чәчәкләр үсә

Ирле-хатынлы Гафиятуллиннарның ихатасын җимеш агачларының 12 сорты һәм бихисап күп чәчәк үз иткән

Гафиятуллиннар гаиләсе Илчембәт авылына 22 ел элек күчеп килгән. “Без хәзер “килмешәк” түгел, күптән инде шушы авыл кешеләренә әверелдек”, – дип елмая хуҗабикә Наталья Константиновна.
57 ел элек Сарытау өлкәсе кызы Башкортстан егете белән кавыша. Әңгәмә барышында Мәҗит Хаҗи улы янәшәбездә утыра. Хатыны озак еллар иңгә-иң тормыш сукмагыннан атлаулары турында сөйләгәндә йөзләре яктырып китә аның.
Хуҗага 84 яшь, хуҗабикәдән җиде яшькә өлкәнрәк ул. Бергә яшәү дәверендә хуҗабикә иренең туган телен генә өйрәнеп калмаган, аны ярты сүздән аңлый хәтта. Бу исә ирең сукыр булганда аеруча мөһим. Бәла берничә ел элек килгән бу гаиләгә. Хатыны һәрчак терәк-таяныч булган.
Яшь чагында Мәҗит Хаҗи улы геофизика предприятиесендә шартлатучы булып эшләгән, Наталья Констатиновна тәэминат бүлегендә хезмәт салган. Гафиятуллиннар гаиләсенә еш күченергә туры килгән. Эшендә йөкләнеш никадәр күп булмасын, хуҗабикә кулыннан килгәнчә җайларга тырышкан: бернинди дә кыр шартлары һәм вакытлыча корылмалар булмаган. Һәрвакыт – җылы һәм уңайлы гаилә учагы. Ир белән хатын хаклы ялга чыккач, Наталья Константиновна: “Башкортстанга кайтасым килә!” – дигән теләк белдерә. Гаилә иренең кайчандыр җәй саен кайтып йөргән әти-әнисе яшәгән Туймазы районына күченә.
— Бу биләмәне сатып алганда, монда ташландык урын иде, – дип исенә төшерә Наталья Константиновна. – Әмма хәзер биредә җимеш агачының 12 төре, төрле куаклар үсә. Мин районның тәҗрибәле бакчачылары белән дустанә мөнәсәбәттә, алар мина үсентеләр бирә. Үзем дә булганын кызганмыйм.
Бакчада алма, груша өлгерә, виноград чуклары тулыша, сырганак мул уңыш бирергә әзерләнә, кура җиләге һәм карлыган да сынатмаган быел. Боларның барысын да чәчәкләр уратып алган. Күптән түгел биредә чалмабашлар чәчәк атып туктаган, чагу роза һәм нәзберек лилияләр шау чәчәктә. Аулак почмакта хуҗабикәнең яраткан энҗе чәчәкләре үсә.
— Мин чәчәкләр яратам, әмма энҗе чәчәк һәм күгәрчен күзен аеруча, – дип елмая тырыш ханым. – Бакчаны карау елдан-ел авырлаша, әлбәттә. Әмма ул китергән сөенеч бар авырлыкны да җиңә. Йөри алганда агачлар һәм чәчәкләр үстерәчәкмен әле мин.
Ләлә МУСИНА.
Читайте нас