Лилия Куфаль “РиаПласт” җәмгыятенә нигез салынган көннән бирле эшли биредә. Бу предприятиедә хезмәт юлын полипропилен капчыклар өчен өлге хәстәрләүдән башлаган, бүген исә бригадир вазифасында хезмәт сала.
16 ел элек Лилия Владимировна педагогия колледжын тәмамлый, бер ел мәктәптә укыта. Шушы дәвердә бу эшкә күңеле ятмавын аңлый. Эшеннән китеп, яңа сәнәгать ачылу турындагы игъланга юллыкканчы, лаборант, автовокзалда кассир булып эшли. «РиаПласт» җәмгыятенә аны өлге кисүче өйрәнчеге итеп алалар. Бүген ул предприятиедәге продукциянең тәүге партиясе үзе әзерләгән өлгеләрдән җитештерелүе белән чиксез горурлана.
— Мәктәптә мин хезмәт дәресләрен өнәми идем, әмма тормыш бар нәрсәне үз урынына куя, – дип сөйли ул. – «РиаПласт» җәмгыятендә тәҗрибәле белгечләр мине гади кулдан кисү станогында эшләргә өйрәтте. Берничә көннән сменага берничә мең өлге әзерли идем. Физик яктан гаять авыр, ялыктыргыч эш, әлбәттә. Әмма булдырдым.
Тоташ кул эшен киметүче чит ил җиһазы турында ул вакытта биредә хыялланалар гына. Чөнки гаять кыйммәт була. Әмма «Риа-Пласт» җәмгыяте Төмәнәк авылына күчкәч, предприятие белгечләренең берсе ярымавтомат өлге кисү-чимал җиһазы кора. Аннары икенчесе – зур капчыкларның ян якларын («итәк»ләрне) чорнаучы станок гамәлгә кертелә.
— Эшебез шактый җиңеләйде: тизлек, продукция җитештерү, шул исәптән безнең хезмәт хакы да арта төште, – дип дәвам итә Куфаль. – Предприятиедә технологияләр даими камил-ләштерелә, сәнәгатьне тоткарлаучы каршылыклардан тиз арада арыналар. Бүген монда өченче өлге әзерләүче автомат линия җыела.
Предприятиедә ошый миңа – хәзер ул тоткарлыксыз эшләүче сәнәгать җиһазы белән тәэмин ителгән, эш һәм ял режимы җентекле уйланылган, суыткыч һәм микродулкын миче белән җиһазланган уңайлы ял бүлмәләре бар. Иртәле-кичле вахта автобусы йөри. Хезмәт хакы да саллы. Өстәвенә, аны бер тапкыр да тоткарламадылар.
Бүген Лилия Владимировна җиде кисүчедән торган бригадага җитәкчелек итә. Аларның эш сыйфатын күздә тота. Кемнең – «итәк» һәм «йолдыз» (контейнер төбе), кемнең клапанны яхшы һәм җитез башкарачагын белә ул. Кул астында эшләүчеләрнең күпме өлге җитештерәчәге, ахыр чиктә ай ахырында күпме хезмәт хакы алачагы шушы белемнәренә бәйле. Ул гына да түгел, нәтиҗәдә предприятие дә тоткарлыксыз эшли алачак. Чөнки бирегә көн саен продукциягә егермеләп гариза килә. Димәк, аларны дөрес тәгаенләү карарын тиз һәм уйлап кабул итәргә кирәк. Лилия Куфаль исә бу эшне фәкать «биш»кә башкара.