Бу юлы төзүчеләр үзләренең һөнәр бәйрәмен туймазылылар өчен үзенчәлекле – шәһәр һәм районның юбилей елында билгели. Шушы дистә еллар дәвамында станция карамагындагы кечкенә авылны шактый күләмле, шул ук вакытта күркәм һәм уңайлы шәһәр үзәгенә кемнәр әверелдергән дип уйлыйсыз соң? Гадәттәгечә, тырыш хезмәт казанышлары белән билгели алар бу бәйрәмне. Мәсәлән, “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятенең БРның атказанган төзүчесе Леонид Урусов җитәкчелегендәге ташчылар бригадасы белән без 1нче мәктәп түбәсендә очраштык, анда бүген тулы куәткә җентекле ремонт бара.
Мәктәп эчендә эш кайный: берьюлы берничә бригада нәрсәдер җимерә, тишә, акшарлый... Беренче карашка эшнең иге-чиге юктыр кебек. Бина тышкы яклап та ярымфабрикатны хәтерләтә: җылыткычка төренеп, алгы ягын йөзләүне көтә.
— 1 сентябрьгә төгәлли алмаячаклар, – дип шик белдерә фотограф-хезмәттәшем.
— Өлгерәбез, – диләр аны ишетеп торган берьюлы берничә төзелеш оешмасы вәкилләре. – Башланган эш – беткән эш.
Ташчылар янына гаять четерекле юл үтәргә туры килә безгә: башта күләмле махсус йөк техникасы тигезләгән ихата аша чыгабыз, аннары идәннәре салдырылган берничә катка күтәреләбез. Тагын берничә метр өскә чарлакка куелган баскычтан үрмәлибез. Аннары өрлек астыннан иелә-бөгелә, идәнгә түшәлгән җылыткычка басмаска тырышып, түбә читенә килеп чыгабыз. Биредә Урусов һәм аның берничә ярдәмчесе кирпечтән бер метрлы баганалар күтәрә.
— Архитектор фикере буенча, бизәү эшләре төгәлләнгәч бу баганалар бина күркенә әвереләчәк, – дип аңлата ул. – Матур булачак.
Ташчылар бу объектта икенче атна эшли. Ел башыннан бер көн дә эшсез утырганыбыз юк диләр. Я Островский урамында яңа балалар бакчасын, я чираттагы күпкатлы йортны күтәрәләр.
— Хезмәт хакыбыз начар түгел, – ди Урусов. – Күпме чыгуын әйтеп тормыйм. Без килешү буенча эшлибез, шуңа күрә барысы да ташчының җитезлеге һәм күнекмә-осталыгына бәйле. Теләк булса, саллы гына хезмәт хакы алырга була.
Шул ук вакытта бүген ташчы хезмәте авыр дип әйтеп булмый. Измәле чиләкне, кирпеч өемнәрен кулыңа китереп тоттыралар диярлек. Тигезлекне чамалап, җөй калынлыгын күздән яздырмыйча эшлә генә.
Чираттагы измә һәм кирпеч күләмен көткән арада Леонид Тимерҗан улы хатирәләрен барлый:
— Беренче объектны яхшы хәтерлим – Комаров һәм Островский урамнары чатындагы биш катлы йорт иде бу. Ул вакытта минем өчен шуннан да мөһимрәк эш юктыр кебек тоелды. Шуңа күрә бар көчемне салдым. Бүген дә шулай эшлим. Минем өчен эш сыйфаты – буш сүз түгел. Бер-бер хәл була калса, иң элек ташчы җавап тотачак.
Кимендә 30 ел эшләү дәверендә Урусов ничә күпкатлы йорт салуын санап та тормый. Йөздән ким түгел, ди.
— Бу җәмәгать әһәмиятендәге һәм мәдәният объектларын, шәхси йортларны, гаражларны кертмичә әле, – дип өсти ул. – Әмма эшебез мавыктыргыч безнең. Асылда гүзәллек иҗат итәбез ич. Дөрес, кышкы зәмһәрир салкында, яңгыр астында, җәйге челләдә эшләү рәхәт түгел. Өстәвенә, җирдән берничә дистә метр биеклектә. Әмма шәһәр буйлап оныгым белән атлаганда ул миңа әледән-әле: “Бабай, бу йортны син төзедеңме?” – дигән сораулар яудыра һәм мин аңа уңай җавап бирәм. Шул мәлдә күпме горурлык кичерүемне белсәгез!
Останы бер генә нәрсә борчый – яшьләр бу һөнәрне сайларга атлыгып тормый. Төбәктәге махсус урта уку йортлары укучылары тәҗрибә тупларга килә, югыйсә: бер ел киләләр, икенче ел... Күпләре диплом яклагач эшкә дә урнаша. Әмма беренче хезмәт хакын алып карау белән гаип була.
— Тәҗрибәле ташчы бер сменада бер меңләп кирпеч күтәрә, – дип борчыла Урусов. – Әлбәттә, аның хезмәт хакы яхшы. Эшкә яңа килгән белгеч исә күнекмәләре булмаган килеш берьюлы һәм барысына да ирешергә тели. Әмма алай булмый...
55 яшьтә генә булуына карамастан, Урусов пенсиядә инде. Әмма мастерогын читкә куеп, хаклы ялга чыгарга ашыкмый. “Пенсиягә? Нишлим мин анда?” – дип тиз генә җавап бирә минем сорауга.
— Кайчандыр беренче остазым бик озак ташчы һөнәре романтикасын аңлатырга тырышты, – дип искә ала ул. – Дөресен әйткәндә, ул вакытта аны барыбер аңламадым. Менә бер биш ел элек кенә төшендем. 2015 елда Туймазы уртасында тугыз катлы йорт төзелешен төгәлләп килгән чак. Уфадан хәбәрчеләр килде. Безнең янга иң өске катка күтәрелгәч, сулышлары капты – я, Хода, искиткеч манзара! Җавапка көлемсерәп кенә куйдык – без бу күренешләргә күптән күнеккән. Алар киткәч исә тирә-якка күз салырга булдым һәм тынып калдым. Тирә-якта эреле-ваклы төрле йортлар, парк, урамнар, скверлар; арытабан – урман, таулар... Шушы матурлыкның бер өлешен үз кулларыбыз белән без, төзүчеләр, булдырганбыз ич.