Элек-электән тимерчелек сәнгате бик сирәкләргә генә бирешә дигән гыйбарә яшәп килгән. Пәһлевандай тимерчеләр һәркемдә ихтирам уяткан – алар тылсымлы көчкә ия дип исәпләгәннәр, чөнки ут һәм металл кодрәтенә хакимлек кылганнар.
Күләмле машина эшләү предприятиеләрендә алдынгы технологияләр кулланылу, хезмәт механикалаштыруга карамастан, тимерче һөнәренә бүген дә ихтыяҗ зур. Бүген тимерчеләр чүкеч белән эшләми, мичтәге утны күрек белән өрдереп кыздырмый, әлбәттә. Алар элеккечә – сирәк һөнәр ияләре, авыр эшләренә хыялыйлык йөгертелгән хәтта.
«Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы» җәмгыятенең 4нче разрядлы тимерчесе Анатолий Кутлин үз һөнәренә фәлсәфи карашта, аны гадәттән тыш дип исәпләми. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң инженер-механик һөнәрен үзләштерә, әмма эшләргә өлгерми – армиягә алалар. Анда йөк машиналары йөртергә өйрәнә, өенә кайткач, берничә ел шофёр була, аннары контракт буенча армиядә хезмәт итә, милициядә эшли. 2003 елда эшчәнлек төрен катгый үзгәртергә карар итә.
— Кан уйный, күрәсең, – дип елмая ул. – Минем дәү бабам бик оста тимерче булган: көчле, нык, җитез. Кимендә ике метрлы чын баһадир, тимерне ялан кул бөккән, кыш көне җигүле атлар көрткә батса, аларны тугарып, үзе тарткан олауларны. Утка, металлга мөкиббәнлек аңардан киләдер миндә, дип уйлыйм.
Анатолий Георгиевич сүзләренә караганда, аның өчен башкарып чыга алмаслык бурыч юк. Аны эшнең барысы да мавыктыра, бер төрле өч йөз данә өлеш штамповкалаумы, яисә гадәттән тыш берне ясаумы. Әмма эшендә боегырга вакыты юк – көненә төрледән-төрле егермеләп эшләнмә ясый ул.
Сандалларның өзлексез гөрелдәве, металл чыңлавы тынмаган һәм ут-ялкын бөркеп торган учаклы авыр сменадан соң Анатолий Георгиевич өенә ашыга. Әмма монда да тынгысыз тимерче диванда аунамый – шәхси йорт хуҗа кулы сорый. Зур бакча һәм ихатаны һәрчак тәртиптә тотарга кирәк. Бар эшкә дә маһир Кутлин үз биләмәсендә дә эшне җиренә җиткереп башкара. «Өйдәге мәшәкатьтән тәм-ямь табам», – ди ул. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки барысы да гаиләсе, балалары, оныклары өчен. Чәмлелек сере гади – һәр иртәсе йөгерү һәм күнегүдән башлана.