Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
4 Августа 2020, 11:49

Озакламый “Олимпиец”та бассейн ачылачак

Шушы көннәрдә Туймазыда “Олимпиец” спорт комплексы эше тергезеләчәк. Биредә кием алыштыру бүлмәләрендә ремонт төгәлләнә, бассейн касәсенә су тутырылган һәм чистартылган. Хәзер су анализы алынган һәм аның нәтиҗәләрен көтәләр.

Бассейн үз эшен “Роспотребнадзор”ның барлык киңәш-тәкъдимнәрен исәпкә алып тергезәчәк. Комплекска йөрүчеләр санын бер кешегә 5 квадрат метр исәбеннән чикләү күздә тотыла. Спорт комплексы бинасына фәкать саклану битлегеннән кертәчәкләр, ишек төбендә температура үлчәячәкләр һәм кулларны антисептик белән эшкәртәчәкләр. Кешеләр арасында метр ярым җәмәгать аралыгы тәэмин итү күзаллана.
Сентябрьдә Балалар (үсмерләр) иҗат йортында да бассейн ачылачак дип фаразлана. Хәзер биредә насосларны ремонтлау төгәлләнә.
Фото ачык чыганаклардан.
Читайте нас