Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Ясно
Җәмгыять
30 Июля 2020, 12:00

Яңа корылма астында уңайлы һәм салкынча

Нефть кудыручылар Собханкулдагы 5нче балалар бакчасына ярдәм иткән

Сабыйлар көннең байтак өлешен балалар бакчасында үткәрә. Шуңа күрә аның тагын да уңайлырак, хәвефсезрәк булуына балалар да, аларның ата-аналары да, тәрбиячеләр дә шат.
Күптән түгел Собханкул авылы 5нче балалар бакчасында берьюлы ике өр-яңа күшек корып куелды. Аның берсе шактый тузган элеккесе урынында төзелгән. Икенчесе – кече төркем өчен мәйданчыктагысын яңабаштан корганнар. Әйткәндәй, балалар бакчасына йөрүгә кертелгән вакытлыча чикләүләр бик урынлы булган – эшчеләрнең күшекләр төзүне тиз һәм хәвефсез башкарып чыгу мөмкинлеге туган, кызыксынучан сабыйлар төзелеш мәйданчыгына үтеп керер дип көяләнмәгән.
Аларны төзергә балалар бакчасына “Транснефть-Урал” акционерлар җәмгыяте ярдәм иткән һәм тиешле акчаны бүлгән. Әйтергә кирәк, бу предприятие тарафыннан балалар бакчасына күрсәтелгән беренче генә ярдәм түгел – берничә ел элек ул биредә ремонт ясарга булышкан. Собханкулда һәм тоташ Туймазы районында әлеге предприятие ярдәм күрсәткән оешмалар байтак.
Үзенең гадилегенә карамастан, күшек – балалар бакчасы һәм сабыйлар өчен бик кирәк. Аның астында уеннар оештырыла, дәресләр үтә, ниһаять, алар аяусыз кыздырган кояш һәм яңгырдан кача ала – быелгы җәй эссе көннәргә юмарт. Яңа күшек астында иркен, уңайлы, салкынча, кояш сугу хәвефе дә аз. Корылмалар сәламәтлек өчен хәвефсез чималдан төзелгән, гамәлдәге барлык таләпләргә дә туры килә. Хәзер күшекнең түбәсеннән су үтәр яки баланың аягы черек идән астына төшеп китәр дип борчыласы юк – барысы да җентекләп эшләнгән. Димәк, озак еллар хезмәт итәчәк.
Читайте нас