Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, Евгений Белорет ветеринария станциясенә эшкә урнаша, аннары Мәләвездә кошчылык фабрикасында эшли, өч ел элек исә хатыны һәм балалары белән Туймазыга күчеп килә һәм “Нерал-Матрикс”та эшли башлый. Берничә айдан соң ук аны авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш ветеринария табибы итеп тәгаенлиләр.
Биредә эшләү дәверендә хезмәттәшләре белән берлектә егермеләп операция үткәрергә өлгергән. Шуларның беренчесе – сөтлебикәнең бозавын ярып алуны бүгенгедәй хәтерли.
– Ашыгыч операция булды бу, – ди Евгений Александрович. – Бозавы дөрес ятмау сәбәпле эшләргә туры килде аны. Терлекләргә мондый операцияне баскан килеш махсус станокта ясыйлар, анда сыерны беркетү кулайрак.
Тагын бер еш очрый торган хирургия чарасы – күшәүче малларның ашказанының бер өлеше – картасына операция бу. Буаз сыерларның бозавы үсү сәбәпле, картасы күчә. Әгәр бозаулаганнан соң ул урынына утырмаса, операция ясарга туры килә. Малларны карап-тикшереп, бу авыруны ачыклау озак түгел: аларның температурасы күтәрелә, аппетиты кими, еш-еш сулыш ала. Теләсә кайсы операция берничә белгеч катнашлыгында ясала. Минем ассистентлар: ветеринарлар, осеменаторлар, зоотехник. Көтүнең сәламәтлеген тәэмин итү – бу безнең уртак бурыч.