“Бер тапкыр сикердем, икенчегә, шулай ияләшеп китте инде”, – дип искә ала Собханкулда яшәүче Ильяс Гыйлаҗев.
Парашюттан сикерүгә мөкиббәнлеге армиядән үк килә, Ильяс Госман улы хезмәткә 1976 елда алына. Ныклы сәламәтлеге һәм хәрби самбо күнекмәләренә ия (абыйсы өйрәткән) булуы нәтиҗәсендә ул элиталы һава-десант гаскәрләренә эләгә.
Армия хезмәтенең тәүге ярты елы һава атучылары һәм радистлар мәктәбендә үтә. Беренче тапкыр парашюттан шунда сикерә. Укудан соң аны Могоча шәһәрендә урнашкан 11нче аерым десант-штурм-лау бригадасына күчерәләр. 1976 елның ноябреннән 1977 елның ноябренә кадәр Гыйлаҗев Анголада төбәк сугышларында катнаша.
Совет кешеләренең Ангола сугышында катнашуы турында мәгълүмат бик аз, әмма соңгы елларда серлелек чаршавы әкренләп ачыла. Тик Ильяс Госман улы аны искә алырга яратмый. Әмма хезмәтенең соңгы алты аена кагылышлы истәлекләрен рәхәтләнеп уртаклаша. Ул вакытта көн саен икешәр-өчәр тапкыр диярлек парашюттан сикерә, очудан искиткеч ләззәт кичерә.
Парашют спортын тыныч тормышта да онытмый: елына берничә тапкыр Октябрьский авиация-техника спорт клубына бара. Аны монда яхшы беләләр. Бирегә даими килеп йөргәнгә генә дә түгел. Буш вакытында Ильяс Госман улы төбәк сугышлары ветераннарының “Серпантин” җәмәгать оешмасы әгъзалары белән яшьләр арасында хәрби-ватанга тугрылык эше алып бара. Һәм Туймазы егетләрен Һава-десант гаскәрләрендә хезмәткә әзерли.
– Десантчы булу өчен яхшы сәламәтлеккә ия булу, көрәш белән шөгыльләнү, парашюттан өч тапкыр сикерү зарур, – дип сөйли Гыйлаҗев. – Шуңа күрә малайларга көчемнән килгәнче ярдәм итәм. Бергәләп аэродромга чыгабыз, барысын да аңлатам, кирәк булса – чәмләндерәм. Өч кызым бар минем, алар да мавыгуымнан читләшми. Өлкәне Гөлназ бер тапкыр сикерде, төпчеге Гүзәл – ике. Августта Һава-десант гаскәрләре көнендә гадәттәгечә күмәк сикерү булачак. Кечесе минем белән бергә анда катнашырга атлыгып тора.
Парашютта 128нче тапкыр сикерүенә 62 яшьлек Гыйлаҗев “Туймазы хәбәрләре” гәзите хәбәрчесен дә чакырды. Иртәнге сәгать алты, Октябрьский аэродромында исә халык мәш килә. Адреналин юллап, бирегә Уфа, Октябрьский, Туймазы, Күмертау, Әлмәт кешеләре җыелган. Кемдер тәүге сикерүгә әзерләнә, бәгъзеләре – меңенчегә. Инструктаждан соң барысына да шлемофон һәм парашютлар таратыла. Әйткәндәй, ул арзан түгел. Гадие – 300 мең сумлап, спортныкы – яхшы автомобиль бәясеннән йөри.
Самолётка тугызар кеше керә, аларны ике инструктор озата. Аларның сүзләренә караганда, парашюттан сикерү кырда футбол һәм хоккей уйнаудан артык хәвефле түгел. Иң мөһиме – җиргә басканда аякларны бергә һәм бераз чүккән килеш тотарга. Очышның дәвамлылыгы ике-өч минут. Әмма җиргә төшкәннән соң бу кешеләрнең күзләрен күрсәгез икән! Бәхетле һәм горур кыяфәт белән алар самолётка утыру полосасына таба атлый.
Әйткәндәй, мондый адымга һәркем бара алмый – сәламәтлеккә кагылышлы чикләүләр бар, дәгъвачының авырлыгы 90 килограммнан артмасын. Яше – кимендә 14. Аэродром хезмәткәрләре искә алуынча, былтыр биредә Әлмәттән 73 яшьлек мулла абзый күптәнге хыялын чынга ашырган.
– Курку һәрчак бар, әмма очыш тойгысын бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел, – ди Гыйлаҗев, исән-имин җиргә төшкәч. – Көч-гайрәт аласың – таулар күчерергә әзерсең. 2 августны көтеп алам да, кабат күккә.