Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Җәмгыять
23 Июля 2020, 08:40

Утны, суны һәм чит ил аудитын үткән

Чирек гасыр элек авыл егете Фәнир Фарваев үзен «Туймазытехуг-лерод» җәмгыятенең смена мастеры итеп күз алдына китерә алдымы икән?

Һәм үзенә даими чит ил вәкилләре белән аралашырга, күп миллионлы контрактларны үтәү өчен җавап бирергә туры киләчәген? «Баксаң, барысын да эшләп була икән. Төптән үк башларга, түзем булырга һәм көн саен яңалыкка омтылырга гына кирәк», – ди ул.
Илчембәттә туып үскән Фәнир Фарваев армиядә хезмәт итә, Туймазы индустрия колледжын тәмамлый. Ләкин, машина эшләү техник-технологы буларак, белгечлеге буенча эшкә бармый ул. 1995 елда «Туймазытехуглерод» җәмгыятенә аппаратчы өйрәнчеге булып урнаша.
– Миңа 22 яшь иде һәм беренче ай эшләгәндә мин барлык операцияләрне һәм углерод алу алгоритмын тырышып өйрәндем, – ди ул. – Корымны фильтрлау һәм гранулалау участогында эшләдем. Бер елдан өлкән аппаратчы ярдәмчесе булдым. Бу сәнәгатькә ияләшүнең беренче өлеше үтте дигәнне аңлата иде. Чөнки мин бер урыннан икенчесенә күчәргә курыкмадым, заводта исә бу югары бәяләнә: бүген бер-берсен алыштырган белгечләр алтынга бәрабәр.
Аппаратчы булып эш-ләвемнең тәүге мәлендә пневмосистема сафтан чыкты. Бездә исә сәнәгать өзлексез. Төзексезлектән арыну өчен санаулы минутларда фильтларны чис-тартырга кирәк иде. Ачы эсседә хезмәттәшләрем белән бу эшне кулдан башкардык. Кыска гына вакытта өч кубометрлап каты фракцияләр көрәдек. Безгә елмаймыйча карарлык та түгел иде: тир ага һәм төн кебек кап-карабыз. Күзләр белән тешләребез генә ялтырап тора. Бәхеткә, бүген мондый гадәттән тыш хәлне күз алдына да китереп булмый – сәнәгатьнең бу участогы автоматлаштырылган, сыйфат катгый күз уңында.
Әмма кайчак бер минутка кына электр энергиясе өзелә, автоматика бөтен системаны туктата. Аны янә тиз арада тергезергә кирәк. Мондый очраклар чыныктыра. Тоташ алганда, заводның сигез реакторы бүген, Швейцария сәгате кебек, төгәл эшли. Монда һәркайсыбызның өлеше бар.
– Эшкә урнашып, өч ел үткәч, сезне техуглерод алу цехы мастеры итеп тәгаенлиләр. Нәрсә үзгәрде?
– Җаваплылык артты. Хәзер чимал сыйфатыннан башлап, продукциядәге этикетка полиграфиясенә кадәр җавап тотарга туры килә. Чөнки 90нчы еллар белән чагыштырганда заказчыларның таләпләре ике-ләтә артты. Бу гынамы әле – без продукция озат-кан шул ук BMW концернында барлык линияләр компьютерлаштырылган һәм операцияләрнең күбесе кеше катнашлыгыннан башка үтә. Димәк, углеродның һәр партиясен тикшермәячәкләр. Әмма аның белдерелгән бәяләмә һәм күрсәткечләрдән азга гына тайпылуы ачыкланса да, безгә катгый таләпләр куелачак.
Әйе, продукциянең сыйфатлылыгында иманыбыз камил. Шуңа карамас-тан, хезмәттәшләребез предприятиегә даими аудиторлар төркеме җибәрә. Чит ил белгечләре теге яки бу параметр күрсәткечен сорый, техника биременең ничек бирелүен һәм башкарылуын терки, чималны кайдан алуыбызны ачык-лый. Соңгы тапкыр аудиторлар Польшадан килде. Миңа тоташ сәнәгать технологиясен аңлатырга туры килде. Менә шулай эшлибез – хаталанырга хакыбыз юк.
Читайте нас